26 сентябрьдә Арча районының “Кырлай” агрофирмасы базасында зур бәйрәм үткәрелә

2015 елның 25 сентябре, җомга
26 сентябрьдә Арча районының “Кырлай” агрофирмасы базасында зур бәйрәм үткәрелә.
Иртән 6 сәгатьтә 80 километр арада узышачак ат чабышына старт бирелә.
9.30 сәгатьтә 40 километр арада узышучы атлар чабышы башлана.
12 сәгатьтә чиста һәм ярым чиста токымлы атлар чабыша.
11 сәгатьтә бәйрәм программасы башлана. Анда халык уеннары, татарча көрәш, күңел ачу һ.б. Сәүдә хезмәткәрләре сезгә үзләренең сый–нигъмәтләрен тәкъдим итәчәк. Рәхим итегез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International