Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Бернәрсәсез калдырды
2015 елның 25 сентябре, җомга
Бернәрсәсез калдырды
Иртән торып кап–кара болыт каплаган күк йөзен күрдем дә, Сәрия апа белән Магданур абыйның кара күмергә калган өйләре янына килеп, чарасызлыктан ни эшләргә белми аптырап калган йөзләрен, яшь каплаган күзләрен күз алдыма китереп, эсселе–суыклы булып киттем. Сентябрь тәмамланып килә, алда салкын кыш. Булганның кадерен белеп, алган пенсияләренең рәхәтен күреп, тыныч кына яшисе урынга, бу ике өлкән яшьтәге кешенең башына тагын алга таба ничек яшисе, өр–яңадан тормышны ничек корасы, дигән уйлар килеп басты.
Хәтерләсәгез, 8 сентябрь коточкыч ямьсез, җилле көн иде. Кайдадыр бик каты яңгыр, боз яуды, бина түбәләрен кубарып атты. Яшене ялт та йолт килде. Шул яшен төн уртасында Южная урамындагы 47нче ике фатирлы йортны сугып, ике гаиләне бернәрсәсез урамда калдырды. Дөрес- рәге, нәкъ йорт турысындагы агач багананы суга ул, ә чыбык аша өйгә үтеп керә.
– Урамда агач ут баганаларын ташына алыштыра башлаганнар иде. Безнең турыга җитте дә туктады. Гөнаһ шомлыгына каршы, нәкъ менә шул алыштырылмаган агач багананы сукты да инде яшен. Аннан икенче көнне үк килеп таш багана утыртып киттеләр, тик…эш беткән, терсәкне тешләүдән файда юк иде. Өйне калай белән тышлап, түбәне калайдан япкан идем. Өйнең эчке ягын заманча итеп эшләп чыктым. Әле күптән түгел генә канализация үткәрдек. Дүрт ел буе төзекләндерү эшләре алып барып, быел тәмамлаган идек кенә. Ял итәрмен, балыкка йөрермен, дип хыялландым. Менә картлык көнебездә бер тиенсез урамда утырып калдык, – ди яшерен генә күз яшьләрен сөртеп Магданур абый.
Олы яшьтәге ир кешенең күзендә яшь күрү күңелне сыкрандырды. 60 яшьлек Сәрия һәм 65 яшьлек Магданур Җамалиевларга хәзер кая барырга?
– Өй салу көчтән килми инде. 50 яшьләр тирәсендә булсак та, тырышып карар идек әле. Рәхмәт, күршеләр ярдәм итә. Мәрхәмәтлек үзәге киемнәр бирде. Һади Такташ урамында әби–бабайдан калган кечкенә генә иске (1946 елда салынган) йортыбыз бар иде. Аңа газ да, су да, ут та кермәгән. Шунда урнашырга мәҗбүр булдык. “Водоканал–Сервис” ширкәте бушка су кертеп бирде. “Йортыбыз янды, безне түләүләр исемлегеннән сызып атыгыз инде”, – дип менгән идем. Җитәкчесе Тәлгать Миндубаев шунда ук ярдәм итәргә алынды. Зур рәхмәт аңа һәм су керткән егетләргә. Район башлыгы Илшат Нуриев та махсус үзе төште. Яңа Кенәрдән вакытлыча торырга фатир бирделәр. Тик безнең барыбер йорт салырлык яки сатып алырлык мөмкинлегебез юк. Газ кертергә ярдәм итсәләр, бәлки, шушы иске йортны гына яшәргә яраклы хәлгә китерергә тырышыр идек, – диләр Җамалиевлар.
Икенче фатирда яшәүче 60 яшьлек Дания Либцегер һәм Гафур Нәфыйковның бөтенләй торыр урыннары юк.
– Кешеләрнең ваемсызлыгы аптыратты мине. Халык ярдәм итәргә түгел, кызык карарга килгән. Балаларда кечкенәдән әхлакый тәрбия бирергә кирәк. Әнә бу юлы 21–25 яшьләр тирәсендәге бер егет, кем икәнен дә белмибез, безнең тирәнеке түгел, киемнәрен салып гөрләп торган ут эченә кереп китеп, ирем Вакыйф белән гараждан машинаны этеп чыгарды. Шундыйлардан үрнәк алсыннар иде, – ди күршеләре Гүзәлия Миннәхмәтова. – Ә менә үзебезнең урам халкы белән горурланам. Берсүзсез ярдәм кулы суздылар.
– Янгында көчегебез белән песи балабыз да янып үлде. Алар да җан ияләре. Песи баласының әнисе көн дә янган өйгә менеп, үзенчә елап, җирне тырный–тырный баласын эзли. Минем дә ут юкка чыгарган тормышымны, хәләл көчем белән җыйган байлыгымны кайтару өчен җиргә ятып тырныйсым килә, – ди ике инфаркт, бер инсульт кичергән Магданур Җамалиев. – Ярдәм сорап оешмаларга мөрәҗәгать итеп карадым. Файдасыз. Күршеләремә рәхмәт. Гүзәлияләр дә, Зөлфирә Хәйруллина да булышырга гына торалар. Бәлкем, шундый изге күңелле кешеләр табылыр. Кешеләр, бөтен ышаныч сездә, ярдәмегездән ташламасагыз иде. Бүген без сезнең мәрхәмәтлеккә мохтаҗ.
АКЧА КҮЧЕРЕРГӘ ТЕЛӘҮЧЕЛӘР ӨЧЕН
БАНК РЕКВИЗИТЛАРЫ: Банк получателя Доп офис №8610/0679
Кор/счет банка 30101810600000000603
БИК банка 049205603
Счет получателя 42307810362165009929
Ф.И.О получателя: Замалиев Магданур Шириазданович
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз