Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Һәр өлкәдә – Монтессори–терапия хезмәте
2015 елның 25 сентябре, җомга
Һәр өлкәдә – Монтессори–терапия хезмәте
Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Өмет чыганагы” тернәкләндерү үзәге эш үрнәге бөтен республикага таныш, дисәк, ялгыш булмас. Наилә Сәмиева җитәкчелегендәге коллектив мөмкинлекләре чикләнгән балаларны рухи, физик яктан ныгыту, үстерү өчен төрле ысуллар куллана. Моның өчен үзәктә бөтен мөмкинлекләр бар.
– Без республика күләмендә үткәрелгән төрле бәйгеләрдә катнашып, грантлар отабыз. Шул акчага көндәлек эштә кирәкле җиһазлар сатып алабыз, – диде үзәк җитәкчесе Наилә Сәмиева. – Авыл җирлегендә яшәүче инвалид балаларны социаль тернәкләндерү формасы буларак, “Монтессори–терапия хезмәте” проекты буенча Россия бәйгесендә җиңеп чыгып, грант оттык. Акчасына шушы юнәлештә эш алып бару өчен кабинет җиһазладык, белгечләрне укыттык. Хәзер төркемнәрдә шәхси дәресләр алып барабыз.
Арча педагогика көллия- тендә булган республика семинары “Өмет чыганагы” тернәкләндерү үзәге өчен сынауга тиң булды. Ул “Авыл җирлекләрендә яшәүче инвалид балалар өчен социаль тернәкләндерү формасы буларак “Монтессори – терапия хезмәте” проекты буенча нәтиҗә ясау семинары иде. Арча балаларны тернәкләндерү үзәге белгечләре бу көнне эш тәҗрибәләре белән уртаклашты. Күргәзмә дә оештырылган иде.
Семинарда Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова катнашты һәм чыгышында социаль хезмәткәрләргә киңәшләрен бирде, үзгәрешләр, яңалыклар белән таныштырды.
– Арча районында балалар һәм өлкәннәрне тернәкләндерү буенча берничә учреждение эшли. Шуларның берсе – балаларны тернәкләндерү үзәге. Коллектив республика күләмендә мактаулы. Аның “Монтессори–терапия хезмәте” проекты буенча эш алымнары башкаларга үрнәк итеп куярлык, – диде ул.
Бу педагогларның чыгышларыннан ук күренде. Алар үз хезмәтләре турында сөйләп кенә калмадылар, видеофильм аша балалар белән дәрестә шөгыльләнү вакытларын да күрсәттеләр. Музыка җитәкчесе Ләйсән Галиева Монтессори материалларын музыка, тәрбияче Зөлфия Кәримуллина математика дәресләрендә ничек куллануы турында сөйләде. Педагог–психолог Эльвира Һадиева баланы психик яктан үстерүдә дә Монтессори–терапиянең роле зур булуы турында видеомисал белән аңлатты. Логопед Лемара Ганиеваның шушы ысулны сөйләм телен үстерүдә, тәрбияче Фәния Мусолямова әйләнә–тирәбез белән танышуда бик уңышлы куллануы турында белдек.
– Алдында күп әйбер булудан бала сайлау мөмкинлеге күрә. Эшләп карый, ялгыша, яңадан тотына. Шулай һәр әйбернең үз урыны барлыгын аңлый, – ди Эльвира Һадиева. – Монтессори мохитендә кул хәрәкәтләре өчен да, баш миен эшләтү, уйлау, фикер йөртү сәләтен арттыруга да материаллар күп.
– Белгечләрнең хезмәт тәҗрибәләре бик кызык- лы, яхшылап уйланылган. Миңа бик ошады, – диде Баулы районыннан социаль педагог Нәфисә Нургалиева.
Социаль яклау өлкәсе хезмәткәрләре бу көнне фикер дә алыштылар, үз тәҗрибәләре белән дә уртаклаштылар, соңыннан “Өмет чыганагы” тернәкләндерү үзәгендә булып, арчалыларның эшләрен үз күзләре белән күреп киттеләр. Семинарда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты һәм, гомумән, районда социаль яклау системасының эше турында мактап әйтеп үтте.
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов хезмәттәшләрен һәм ветераннарны Россия янгыннан саклау көне белән котлады
Хөрмәтле коллегалар! Кадерле ветераннар! Бу истәлекле көндә үз гомерен янгын сүндерү эшенә багышлаган һәркемгә ихлас рәхмәтегезне һәм тирән хөрмәтегезне белдерергә рөхсәт итегез. Һөнәри бәйрәмем — Россия янгын күзәтчелеге көне белән котлыйм! Бу көн гражданнарның тормышын һәм Мөлкәтен яклауга юнәлтелгән кеше ихтыяры, белем һәм фидакарьлек тантанасын гәүдәләндерә. Янгын сүндерүче һөнәре-эш кенә түгел, ул югары дәрәҗәдәге профессионализмны, физик һәм психологик әзерлекне, шулай ук экстремаль шартларда кичекмәстән гамәлләргә әзерлекне таләп итә торган чакыру.
28
апрель, 2026 ел
Өмә-2026
Ел саен Татарстан Республикасында һәм Арча районында гадәттәгечә 1 апрельдән оешмаларның һәм район халкының бөтен көче белән районның санитар-экологик торышын яхшырту һәм уңай шартлар тудыру буенча киң күләмле эш алып барыла. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.03.2026 ел, №462-Р күрсәтмәсен үтәү йөзеннән Арча муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан »Арча муниципаль районында санитар-экологик хәлне яхшырту буенча чаралар үткәрү турында"25.03.2026 ел, №241 карар расланды.
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 21 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 апрель
2026 елның 29 апрелендә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә 15-20 м/с тизлектәге көчле җил көтелә (Казанда 17 м/с кадәр).. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк
Янгынга каршы махсус режим.
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2026 елның 15 апреле 420 номерлы карары нигезендә 25 апрельдән 11 майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу чорда янгын куркынычсызлыгын бозган өчен штраф күләме икеләтә арта. Быел янгынга каршы махсус режимның төп үзенчәлеге- учаклар үрчетүне, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыруны тулысынча тыю. Шулай ук махсус янмый торган савытларда (мангал, жаровняларда һ. б.), җәмәгать туклануы объектлары территорияләреннэн тыш (рестораннар, кафе, барлар һ. б.), урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда ,гражданнарнын бакчачылык яки яшелчәчелек территорияләрендә, урман янгыннары куркынычы янаган балалар ял итү һәм аларны савыктыру оешмалары, шулай ук урман массивлары белән чиктәш икътисад объектлары территорияләрендә ашарга әзерләү өчен ачык ут куллану тыела.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз