Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Бушлай дарумы, әллә акчамы
2015 елның 25 сентябре, җомга
Бушлай дарумы, әллә акчамы
Районда барысы 8532 кеше ташламадан файдалана. Бөек Ватан сугышында, сугышчан хәрәкәтләрдә (Әфганстан, Чечня һ.б.) катнашучылар, I, II, III төркемдәге инвалидлар бушлай шифаханәләрдә дәвалана, транспортта йөри, медикаментлардан файдалана ала. Әлеге социаль пакет киләсе елда 930 сум 3 тиен тәшкил итәчәк.
Транспортка – 102 сум 80 тиен, шифаханәләргә – 110 сум 83 тиен, иң күбе даруларга – 716 сум 40 тиен каралган. Кызыгырлык акчамы? Ташламадан файдаланырга хокуклы 8532 кешенең бүген 71,2 проценты бушлай хезмәтләрдән баш тарткан. Күпчелек акчасын алу ягында. Ни өчен? Кызыксынып, сораштырулар үткәрдем. Җаваплар бер төрлерәк булды: “Туйдым мәшәкатеннән”, “Кыйммәтле даруны барыбер бирмиләр”.
Моннан берничә ел элек бер ир кеше:
– Бәвел юлында теге өч хәрефле чирне таптылар, – дип күз яшләре белән елаган иде. – Бер даруы гына да 10 мең сум тора, мин каян алыйм ул акчаны? Әле ул әллә ничәү кирәк. Никләр генә социаль пакетның акчасына кызыктым икән? Хәзер балалар сүгә...
Арча поликлиникасы мөдире Лилия Фәйзрахманова:
– Дөрес, мәшәкате бар, – дип сөйләде. – Дәүләт акчасы белән бәйләнгән даруларны табиб каравыннан, язу процедурасыннан башка берничек тә җибәреп булмый. Тормышта авыру белән көтелмәгән хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Андый очраклар бар. Менә II типтагы шикәр чире белән авыручы бер әбинең чире көчәеп китеп, инсулинга калды. Ә авыруга бер айга 2,5 мең сумлык инсулин кирәк. Әби ташламалы дарулардан баш тарткан булган. Кыен хәлдә калды. Ак канлылык чирен дәвалау өчен бер ампула 120 мең сум тора. Бу чир белән бәйле очраклар да булгалады. Бушлай медикаментлардан файдалану – ул үзеңне, тормышыңны алдан иминиятләп кую.
...Кичке сәгать 5тән соң Арчаның 29нчы дәүләт даруханәсенә кердем. Гадәттә аптекадан кеше өзелми. Урта яшьләрдәге ханым белән сөйләшәбез.
– Миндә шикәр чире, – диде ул. – 25 ел инде даруда. Акчасын алмыйм, бушлай дарулардан файдаланам. Уңайлы.
Өлкән яшьтәге Рәшидә апа:
– Картым шушы дарудан башка тора алмый, – дип алган даруын күрсәтте. – Менә шушы ингаляция дару бәясе 1 мең сумнан артык. Сулый алмый интегә. Хәзер, Аллага шөкер, телефоннар эшли. Даруханә белән элемтәдә торабыз. Акчасын түгел, даруын алабыз.
Онкология чиреннән дәваланган Наилә ханым да даруга килгән.
– Шалтыратып белештем дә, килеп җиттек, – диде ул елмаеп. – Ярый әле дәүләтнең бушлай дарулар программасы бар. Нишләр идек...
29нчы даруханә мөдире Лилия Хәкимова быелгы үзгәрешләр турында әйтте:
– 1 июльдән ташламалы исемлектән кайбер дарулар төшеп калды, ә кайберләре өстәлде.
– Ни өчен кайбер авырулар үзләре теләгән кыйммәтле ташламалы даруны ала алмый?
– Бер даруның аналоглары берничә булырга мөмкин, – дип аңлатты Лилия Мансуровна. – Аларны төрле фирмалар җитештерә. Исемнәре, бәяләре төрле булса да, аларның дәвалау нәтиҗәсе бер төрле. Әгәр дә даруның дәвалау нәтиҗәсе юк икән, бу турыда табибка әйтергә кирәк.
Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова киңәш итә:
– 1 октябрьгә кадәр вакыт бар әле, социаль пакеттан файдаланырга теләүчеләр Пенсия фондына килеп гариза яза алалар.
Румия Саттарова

Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов хезмәттәшләрен һәм ветераннарны Россия янгыннан саклау көне белән котлады
Хөрмәтле коллегалар! Кадерле ветераннар! Бу истәлекле көндә үз гомерен янгын сүндерү эшенә багышлаган һәркемгә ихлас рәхмәтегезне һәм тирән хөрмәтегезне белдерергә рөхсәт итегез. Һөнәри бәйрәмем — Россия янгын күзәтчелеге көне белән котлыйм! Бу көн гражданнарның тормышын һәм Мөлкәтен яклауга юнәлтелгән кеше ихтыяры, белем һәм фидакарьлек тантанасын гәүдәләндерә. Янгын сүндерүче һөнәре-эш кенә түгел, ул югары дәрәҗәдәге профессионализмны, физик һәм психологик әзерлекне, шулай ук экстремаль шартларда кичекмәстән гамәлләргә әзерлекне таләп итә торган чакыру.
28
апрель, 2026 ел
Өмә-2026
Ел саен Татарстан Республикасында һәм Арча районында гадәттәгечә 1 апрельдән оешмаларның һәм район халкының бөтен көче белән районның санитар-экологик торышын яхшырту һәм уңай шартлар тудыру буенча киң күләмле эш алып барыла. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.03.2026 ел, №462-Р күрсәтмәсен үтәү йөзеннән Арча муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан »Арча муниципаль районында санитар-экологик хәлне яхшырту буенча чаралар үткәрү турында"25.03.2026 ел, №241 карар расланды.
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 21 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 апрель
2026 елның 29 апрелендә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә 15-20 м/с тизлектәге көчле җил көтелә (Казанда 17 м/с кадәр).. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк
Янгынга каршы махсус режим.
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2026 елның 15 апреле 420 номерлы карары нигезендә 25 апрельдән 11 майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу чорда янгын куркынычсызлыгын бозган өчен штраф күләме икеләтә арта. Быел янгынга каршы махсус режимның төп үзенчәлеге- учаклар үрчетүне, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыруны тулысынча тыю. Шулай ук махсус янмый торган савытларда (мангал, жаровняларда һ. б.), җәмәгать туклануы объектлары территорияләреннэн тыш (рестораннар, кафе, барлар һ. б.), урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда ,гражданнарнын бакчачылык яки яшелчәчелек территорияләрендә, урман янгыннары куркынычы янаган балалар ял итү һәм аларны савыктыру оешмалары, шулай ук урман массивлары белән чиктәш икътисад объектлары территорияләрендә ашарга әзерләү өчен ачык ут куллану тыела.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз