Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Атка печән кем сала?
2015 елның 25 сентябре, җомга
Атка печән кем сала?
Үткән шимбәдә өмә игълан ителгән иде. Шәһәр Советы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Камил Гомәров белән Арчаны карап чыктык. Эшне иртәнге сәгать 10да башладык.
Беләм, бу вакытта инде оешма, учреждение хезмәткәрләре эшне төгәлләп, өйләренә таралыша. Аларга сүз тидереп булмый. Барысы да күз алдында. Менә, мәсәлән, үзәк китапханә яныннан көн дә аллы-гөлле чәчәкләренә хозурланып үтәбез. Мәрхәмәтлек үзәгенә килгән кеше дә бакчадагы чәчәкләргә, тәртипкә соклана. Мәктәпләр, бакчалар шулай ук чәчәкләр дөньясында утыра. Шәһәрнең үзәк урамын гына (Интернационал) күрегез: юлның ике ягыннан да кып-кызыл сальвия чәчәкләре күзне иркәли. Килешерсез, Арча бик нык үзгәрде. Элек бу урыннарда чәчәк урынында нәрсә үсте икән, дип уйлап куясың.
Арчаның 5нче гимназиясе яныннан үткәндә андагы матурлыкны күреп, хозурланмый мөмкин түгел. Без килгәндә дә коймаларны буйыйлар, җыештыралар, себерәләр иде. Гимназия директоры Фатыйх Хәкимуллин уены-чыны белән:
– Бездә көн дә өмә, – диде. – Кенәр борылышына кадәр чистартып менәбез, Күпербашка кадәр чистартып төшәбез...
Фатыйх Хәмбәлович мәктәп территориясен генә (2 гектардан артык) түгел, күпме җирне җыештырып торулары турында сөйләп шаккатырды.
“Арча АТПсы”, Идел буе электр челтәренең Арча РЭСы, “Арча МСО”сы, газ куллану хезмәте һ.б. үз тирәләрен матур итеп тотарга тырыша.
– Шәһәр Советы башкарма комитеты кабул иткән кагыйдәләр буенча шәхси хуҗалыклар, оешма, предприятиеләр үз территорияләре чигеннән 5 метр тирәлекне тәртиптә тотарга тиешләр, – ди шәһәр Советы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Камил Гомәров.
Районда шәхси эшмәкәрләр ачкан җитештерү, хезмәт күрсәтү, сәүдә нокталары хәзер бихисап. Бөлгенлеккә чыгып ябылган предприятиеләрнең ишегалларында хәзер ачылган вак ширкәтләрне белеп тә бетерерлек түгел. Шундый зур ишегалларының берсенең капкасыннан үтүгә бозау кадәрле эт каршы ала. Биналарының ишегендә йозак. Түрдәге зур бинаның капкасына “Арендага алынган, кермәскә” дип язылган. Анысында безнең эшебез юк, әмма үз тирәңне, урам якны чүп үләненнән арындырып, кешечә тотарга кирәк.
Элеккеге “Байконур” кибете ишегалдында да хәзер берничә ширкәт. Булсын, без моңа шат кына. Тик менә территориянең арткы коймасына терәлеп үскән урам яктагы чүп үләненә бер дә сөенеп булмый.
Арча станциясендәге Агрономнар урамындагы элеккеге предприятие- ләр территорияләрен, урам якларын алабута, кычыткан, тигәнәк, өрәңгеләр басып бетергән. Югыйсә, шәһәрнең эчке кагыйдәләре буенча милек хуҗалары биналарны арендага биргән эшмәкәрләр белән ишегалларын, урам якны кем тәртиптә тотачагы турында рәсми рәвештә килешкән булырга тиеш. Атка печән кем сала? Шунысы мәгълүм: шәхси хуҗалыкмы, оешма, предприятие, ширкәтме – ишегаллары, бакчалар, урамнар көлеп торсын! Арчада бу юнәлештә эшлисе бар әле.
Румия Надршина
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз