Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Эш беткәч уйнарга ярый
2015 елның 25 сентябре, җомга
Эш беткәч уйнарга ярый
Хәер, төзүчеләрнең эше ел буе бетми. Әле менә август аендагы бәйрәмнәрен дә, кызу эш өстенә комачаулык китермәсен дип, сентябрьгә күчерделәр.
Узган шимбәдә “Арча КСМы” ширкәте коллективы, ветераннар шәһәрнең көньяк өлешендә үзләре төзегән күп функцияле үзәктә җыйналды.
— Сез районда иң зур төзү оешмаларының берсе, — диде район җитәкчесе Илшат Нуриев үзенең чыгышында. — Нинди генә эшкә алынсагыз да үзвакытында сыйфатлы итеп башкарып чыгасыз. Арчаның өченче мәктәбе төзелешен 1 сентябрьгә өлгертә алырсызмы икән, дигән шигем дә бар иде. Өлгерттегез, рәхмәт сезгә!
Илшат Габделфәртович хезмәт алдынгыларына Рәхмәт хатлары тапшырды.
Ширкәт җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев үзенең чыгышында соңгы елларда башкарылган эшләрне әйтеп үтте. 2014 елда оешма тарихында иң зур объект — 260 урынлы балалар бакчасы төзеделәр. Кызыл Бистә урамында 24 фатирлы йорт, Сикертәндә полиция участок инспекторы йорты, Пөшәңгәрдә күп функцияле үзәк, Шурабаш, Урта Курса, Түбән Мәтәскә, Арчаның 7нче мәктәпләрен ныклап төзекләндерү һ.б. Барысы 192 млн. 190 мең 700 сумлык.
2015 елда планлаштырылган эшләр 195 млн. 112 мең 300 сум. 1 сентябрьгә ул 93 процентка үтәлгән.
Аерым тукталсак: Арчаның 3нче мәктәбен үзгәртеп кору, 40 урынлы балалар бакчасы, ашханә һәм спорт залы булган янкорма. Күперле урамында 6шар фатирлы 2 йорт, Көнбатыш урамында 12шәр фатирлы 3 йорт, Утар Аты, Казанбаш, Өчиле, Яңа Кишет мәктәпләрен ныклап төзекләндерү, питомникта ике һәм өч фатирлы 2 йорт төзелде. М.Горький урамында 12 фатирлы йорт төзү башланды.
Җитәкче оешманың тарихына да тукталды. Аңа нигез салган, күп еллар эшләп лаеклы ялга чыккан Илдус Әһлиуллин, Хаммат Фәйзрахманов, Гөлниза Мәннанова, Кайма Муллагалиева, Валентина Лашманова, Галина Елизаветина, Ренат Насретдинов, Илсур Газизов бәйрәмдә алгы рәтләрдә утырдылар.
Үз хезмәтләренең осталары булган Инсаф Борһанов, Алинә Вафина, Гөлназ Гыйбадуллина, Гүзәл Гыйниятуллина, Азат Җәләлетдинов, Айсылу Мангуткина, Салават Нуриев, Нәзирә Рәхимуллина, Фоат Садриев, Наил Талипов, Айдар Хәбиров, Илназ Хәлиуллин, Ленар Хөсәенов бүгенге уңышларга иң зур өлеш кертүчеләр.
Бәйрәм матур концерт номерлары, алдынгыларны бүләкләүләр белән дәвам итте.
Кич шәһәрнең Җиңү паркында Төзүче көненә ба- гышланган бәйрәм чаралары оештырылды.
Ильяс Фәттахов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз