Алар тарихны белә

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе
Алар тарихны белә
Арчаның 3нче мәктәбе базасында район тарихында беренче тапкыр “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интеллектуаль уены һәм “Брэйн–ринг” викторинасының район турниры узды.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы темасына багышланган әлеге ярыш үз эченә тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен алган иде. Уен республикада баручы “Без Бөек Ватан сугышы елъязмасында...” бәйге кысаларында узды.
Район мәгариф идарәсе жирәбә буенча сайлап алган уенда Арчаның 1, 2, 7 нче мәктәпләре, 5нче гимназиясе, Лесхоз һәм Яңа Кенәр мәктәпләренең 9–11 сыйныф укучыларыннан торган 6 җыелма команда катнашты.
Командалар алып баручының сорауларына җавап биреп кенә калмыйча, үзләре дә бер–берсенә тарихны чагылдырган сораулар биреп тә белемнәрен сынады һәм үзләренең сугыш турында тарихыбызны тирәнтен өйрәнүләрен күрсәттеләр. Укучыларның белемен сос- тавында район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Шакирова, мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз оешмасы рәисе Вакыйф Харисов, Түбән Мәтәскә мәктәбе директоры, педагогика фәннәре кандидаты Алмаз Ибраһимов булган жюри бәяләде.
Гомуми нәтиҗәләр буенча җиңүче дип табылган Арчаның 1нче мәктәбе укучыларына мәгариф идарәсе тарафыннан зур бүләк әзерләнгән — алар тарихи ядкәрләрне үз күзләре белән күреп, милләтебезнең үткәне белән танышып, изге Болгар җирендә булып кайтты. Тиздән район данын яклап республика күләмендәге ярышларга да әлеге команда барачак.
Розалия Сафина
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International