Төнлә кибеткә кергән

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе
Төнлә кибеткә кергән
2015 елның 10 сентябрендә суд урлауда гаепле дип табылган һәм иректән мәхрүм ителгән Арча районында яшәүче 35 яшьлек Алексей Генераловка карата хөкем карары чыгарды.
Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, элек хөкем ителгән Алексей Генералов 2015 елның 13 июль төнендә спиртлы эчемлек эзләргә тотына. Ул беркайда да эшләми, шуңа акчасы да булмый. Ә дуслар белән еш кына эчәргә мөмкинлек таба. Бу төндә ул аларны шатландырырга уйлый.
Иртәнге якта Төбәк–Чокырча авылындагы кибет янына килә. Башта ян тәрәзәдән кермәкче була, әмма металл рәшәткә комачаулый. Аннан соң карак кирпеч диварны сүтәргә тотына. Болай барып чыкмаячагын аңлагач ишек янәшәсендәге тәрәзә пыяласын ватып эчкә керә. Тиз арада 7 шешә аракы һәм сыра, сигаретлар алып чыгып таю ягын карый.
Төбәк–Чокырча авылындагы бер йортта сыйлану дәвам итә.
Суд А.Генераловны РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсе 2нче өлешенең “б” пунктында каралган җинаять ясауда гаепле дип тапты һәм 2 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итте. Ул аны гомуми режимлы төзәтү колониясендә үтәячәк. Суд җәза билгеләгәндә хөкем ителүченең әлеге җинаятьне сынау срогы чорында эшләвен дә исәпкә алды.
Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.
Радик
Хәбибуллин,
Арча районы
прокуроры урынбасары
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International