Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Арчада “Татарстан кроссы–2015” булды
2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе
Арчада “Татарстан кроссы–2015” булды
25 сентябрьдә Арча хакимияте хезмәткәрләре беренчеләрдән булып ГТО нормаларын тапшырды. Алар йөгерде дә, урыннан озынлыкка да сикерде. Ирләр гер күтәрсә, хатын–кызлар аркылы борыска тотынып тартылды. Шулай ук хезмәткәрләр башка спорт төрләре буенча да үзләрен сынап карады.
Ә 27 сентябрьдә Арчада “Татарстан кроссы–2015” массакүләм йөгерү булып узды. Анда төрле предприятие, учреждение, оешмалардан, мәктәпләр, уку йортларыннан 649 кеше катнашты. Ярышлар “Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт комплексы янында башланып китте. Стартны район башлыгы Илшат Нуриев бирде.
– Барыгызны да бу спорт бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм, – диде ул йөгерешчеләргә мөрәҗәгать итеп. – Кросс халыкны спортка тарту, сәламәт яшәү рәвеше булдыру максатыннан үткәрелә. Быел без аңа үзгәреш кертеп, башка зур шәһәрләрдәгечә, шәһәрнең үзәк урамында массакүләм итеп үткәрергә булдык. Сезгә уңышлар, җиңү шатлыгы телим. Хәерле сәгатьтә.
Йөгерешчеләр Интернационал, Зур урам буйлап Арчаның бишенче гимназиясенә кадәр бардылар. Гимназия янында аларны җанатарлар каршы алды. Ирләр арасында беренче булып Адель Мөҗипов килде. Рөстәм Яруллин, Азамат Идиятуллин аннан беразга гына калышып, икенче, өченче урыннарны яуладылар. Кызлардан Алина Гаранина беренчелекне бирмәде. Айгөл Миндубаева, Зөһрә Ситдыйкова икенче һәм өченче килде.
– Күптәннән йөгергән юк иде инде. Үземнең өлгерлегемне, көчемне сынап карау өчен яхшы булды әле бу, – диде финиш сызыгын тугызынчы булып үткән “Жилкомбытсервис” ширкәте җитәкчесе Альберт Хәкимов.
– Альберт спорт белән бик дус. Әле дә футбол уйный, – дип мактап та куйдылар үзен янындагылар.
– 32нче булып килсәм дә, минем өчен беренчелекне алуга тиң булды бу. Элек йөгерә идем. Шул чакларны искә төшердем, – ди Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе урынбасары Фәнил Сафиуллин.
Хезмәт ветераннары 72 яшьлек Ягьфәр Шәмиев белән 66 яшьлек Руфина Гәрәева да яшьләрдән калышмаган. Ягьфәр Шәмиевның оста чаңгычы булуын беләбез. Яхшы йөгерешче дә икән бит әле ул.
– Сабантуенда да йөгереп, алдынгылыкны бирмәдем. Кроссларда катнашып та беренче урыннарны яуладым. ГТО нормаларын да бик яхшы тапшырдым. Яшьтәшләрем арасында. Педагогика көллияте командасы составында волейбол да уйнадым. Спорт белән шөгыльләнү көр күңелле булырга мөмкинлек һәм дәрт бирә, – ди ул.
Руфина Гәрәева да биш ел инде өлкәннәр арасында үткән республика ярышларында катнаша, спортның берничә төре буенча призлы урыннар яулап килә.
– Яшьтәшләрем арасында республика чемпионы да әле мин, – ди Руфина ханым.
Бишенче гимназия янында бүләкләү тантанасы да булды. Беренче ун урынны яулаганнарга, иң яшь һәм өлкән йөгерешчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылды.
Ул көнне Арча үзәгендә дә бәйрәм гөрләде. Арча Мәдәният йорты үзешчәннәре концерт куйды. Рәсим Низамиев, Рафис Сәлахетдинов, Дамир Гасыймов, Зилә Зиннәтова, Расих Галимҗанов, Зөлфия Әүхәдиева, Данис Гайфуллин арчалыларга яраткан җырларын бүләк итте. Балалар өчен уеннар да, сату да оештырылган иде.
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов хезмәттәшләрен һәм ветераннарны Россия янгыннан саклау көне белән котлады
Хөрмәтле коллегалар! Кадерле ветераннар! Бу истәлекле көндә үз гомерен янгын сүндерү эшенә багышлаган һәркемгә ихлас рәхмәтегезне һәм тирән хөрмәтегезне белдерергә рөхсәт итегез. Һөнәри бәйрәмем — Россия янгын күзәтчелеге көне белән котлыйм! Бу көн гражданнарның тормышын һәм Мөлкәтен яклауга юнәлтелгән кеше ихтыяры, белем һәм фидакарьлек тантанасын гәүдәләндерә. Янгын сүндерүче һөнәре-эш кенә түгел, ул югары дәрәҗәдәге профессионализмны, физик һәм психологик әзерлекне, шулай ук экстремаль шартларда кичекмәстән гамәлләргә әзерлекне таләп итә торган чакыру.
28
апрель, 2026 ел
Өмә-2026
Ел саен Татарстан Республикасында һәм Арча районында гадәттәгечә 1 апрельдән оешмаларның һәм район халкының бөтен көче белән районның санитар-экологик торышын яхшырту һәм уңай шартлар тудыру буенча киң күләмле эш алып барыла. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.03.2026 ел, №462-Р күрсәтмәсен үтәү йөзеннән Арча муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан »Арча муниципаль районында санитар-экологик хәлне яхшырту буенча чаралар үткәрү турында"25.03.2026 ел, №241 карар расланды.
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 21 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 апрель
2026 елның 29 апрелендә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә 15-20 м/с тизлектәге көчле җил көтелә (Казанда 17 м/с кадәр).. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк
Янгынга каршы махсус режим.
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2026 елның 15 апреле 420 номерлы карары нигезендә 25 апрельдән 11 майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу чорда янгын куркынычсызлыгын бозган өчен штраф күләме икеләтә арта. Быел янгынга каршы махсус режимның төп үзенчәлеге- учаклар үрчетүне, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыруны тулысынча тыю. Шулай ук махсус янмый торган савытларда (мангал, жаровняларда һ. б.), җәмәгать туклануы объектлары территорияләреннэн тыш (рестораннар, кафе, барлар һ. б.), урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда ,гражданнарнын бакчачылык яки яшелчәчелек территорияләрендә, урман янгыннары куркынычы янаган балалар ял итү һәм аларны савыктыру оешмалары, шулай ук урман массивлары белән чиктәш икътисад объектлары территорияләрендә ашарга әзерләү өчен ачык ут куллану тыела.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз