“Нур” “Бөркеткәй”гә илткән

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе
“Нур” “Бөркеткәй”гә илткән
Арча Укучылар сараенда эшләп килүче “Нур” балалар телестудиясенә Алия узган ел, иптәшләренең сөйләүләренә кызыгып килгән булган. Беренче килүендә үк биредәге тормышны ошата кыз һәм атна саен кызыксынып йөри башлый.
Укудан калган буш вакыты бик аз булса да, яраткан шөгыльгә һәрвакыт вакыт табыла һәм ул ялыктырмый да. Әнә шул яраткан шөгыле аңа үрләр яулап, дөнья күрергә дә ярдәм иткән — күптән түгел Алия Сабирова Туапседагы “Бөркеткәй” (“Орленок”) балалар лагеренда ял итеп кайту бәхетенә иреште. Ял итте дию бик үк рас та түгел, ул анда шул ук вакытта X Бөтенроссия балалар экран иҗаты форумында да катнаша. Ә биредә катнашу һәм ял итү өчен юлламаны аңа Россиянең яшь журналистлар лигасы “Бочче һәм волонтерлар” видеосюжеты өчен бүләк иткән.
Бәхет дими ни дисең? Юллама Татарстаннан бары Алия Сабировага гына эләккән. Һәм форумда катнашу бәхете укытучысы Дамир Таҗиевка да тәтегән.
— Безнең хезмәтнең максаты — шәхси сәләтеңне үстерү. Журналистлар әзерләп чыгаруны максат итеп куймыйбыз, чөнки телестудиягә йөргән балаларның барысы да әлеге һөнәрне сайламаска мөмкин. Ләкин тормышта кем генә булсалар да, бездә туплаган тәҗрибәләре аларга киләчәктә зур ярдәмче булыр, чөнки бездә алар кеше белән аралашырга өйрәнә. Алиягә килгәндә, ул сәләтле бала, һәрвакыт күңел биреп, ихластан эшли. “Нур” телестудиясенә 40тан артык бала йөри. Быел гына да 30 бала килде, — ди ул.
Алия Арчаның 5нче гимназиясендә 9 сыйныфта укый. Быел дәүләт имтиханнары тапшыра торган мәшәкатьле ел булса да, студиягә сукмакны өзәргә җыенмый ул. Быел аның җаваплылыгы күп — сыйныфташларына һәм “Нур” телестудиясенә йөрүче дусларына “Бөркеткәй”дә күргәннәрен, туплаган тәҗрибәләрен уртаклашасы һәм ел дәвамында анда алган белемнәрен хезмәтендә кулланып башкаларга да өйрәтәсе бар. Ә анда Алия Россиянең танылган кино һәм телережиссерларының осталык дәресләрен тыңлап белемен камилләштергән, тәҗрибәсен арттырган. Ә иң күңеллесе — форумнан Алия актив катнашканы өчен төрле номинацияләрдә дүрт дипломга ия булып кайт-кан. Тырыш, булдыклы кызны, әлбәттә, лагерьда да күрми калмаганнар: смена тәмамланып өйләргә таралышыр алдыннан Алия Сабированы, андагы традиция буенча, бөркеткәй итеп кабул иткәннәр. Ә мондый бәхет командадан санаулы укучыларга гына елмая.
Розалия
Зиннәтова

Янгыннардан сак булыйк
Янгыннарның 90 проценты шәхси йортларда килеп чыга. Янгыннар килеп чыкмасын өчен янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә кирәк. Бигрәк тә мичләр хәтәрлек тудыра.

Мичләр аерым нык нигезгә утыртылырга тиеш. Мичнең бер ягы да агач диварга тиеп торырга тиеш түгел. Алар арасында бушлык булсын. Тиздән ягу чоры башлана. Мичне ягар алдыннан һичшиксез аның төзеклеген тикшерү зарури. Әгәр дә мичтә ярыклар яки кирпеч араларында бушлыклар булса, аларны әйбәтләп балчык белән сылап куярга кирәк.
Шулай ук учаклар ягу, коры үләнгә, калдыкларга, әрҗәләргә ут көйрәтү катгый тыела. Урманнарда тәмәке тартырга, учак ягарга һәм шулай ук урман янында калдыкларны, әрҗәләрне яндырырга һич ярамый. Коры көннәрдә урманнарда янгын чыгу куркынычы булу сәбәпле, ял итәргә барудан тыелып торырга кирәк. Һәр шәхси йорт янында мичкә белән су торсын. Янгын сүндерү җайланмасын (огнетушитель) булдырырга кирәк.
Янгын чыгу куркынычы булган чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәгән өчен гражданнарга 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, урындагы кешеләргә 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф каралган.
Төзек булмаган электр белән җылыту приборларын кулланмаска һәм аларны кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозмаска кирәк. Электрга тоташтырылган җылыту приборларын тәрәзә пәрдәләре, обойланган диварлар һәм башка тиз янып китүчән әйберләр янына куярга ярамый. Өйдән чыгып киткәндә электр приборларының уттан алынганын карарга кирәк. Электр белән җылыта торган приборларны кулланганда аларны янмый торган материалдан эшләнгән махсус әйбергә куярга кирәк.
Өйдә балаларның үзләрен генә калдырмагыз. Аларның күз алдыннан шырпы, зажигалка, шәмнәрне алып куегыз. Балаларга мичне, газ плитәсен кабызырга, электр көнкүреш приборларын эшләтергә кушмагыз. Аларга учак ягарга, уеннарда шырпы, зажигалка кулланырга ярамаганлыгын аңлатыгыз һәм аларны һәрдаим күзәтеп торыгыз.
Кышка таба барабыз. Димәк, көннәр дә караңгылана бара. Электр утын күбрәк тотабыз дигән сүз бу. Шунлыктан алдан ук хәстәрен күрергә кирәк. Электр чыбыклары, розетка һәм яндыргыч-сүндергечләрнең төзеклеген карап, төзексезлекләрне рәтләтеп куярга кирәк. Өйләрдә электр исәпләгечләренә үз белдегең белән ясалган саклагычларны (жучки) кую катгый тыела, төзек булмаган электр приборларын кулланырга ярамый. Бер розеткага берничә электр җиһазын тоташтырып, электр челтәренә артык көчәнеш китермәскә кирәк. Электр челтәрендә телефон чыбыкларын куллану бик куркыныч. Электр чыбыклырының телефон һәм радио чыбыкларына, радио һәм телеантенналарга, агач ботакларына, түбәгә тию- енә юл куймаска кирәк. Гомумән, электр чыбык- лары белән сак булу сорала.
Илшат Мәхмүтов,
янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International