Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Юл йөрүдән мәңге бизмәм мин
2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе
Юл йөрүдән мәңге бизмәм мин
Узган шимбәдә Яңа Кырлайда атлар 80 километрга һәм 40 километрга ярышты. Озын юлны атлар уйнаклап, юртып кына үтте.
Бу спорт төре 1990нчы елларда үсеш ала башлый. Бүген инде ул Россиядә һәм чит илләрдә абруй казанды. 40 км, 80 км, 120 км, 160 км юлны юртып үтү өчен нәселле атлар үрчетү белән ныклап шөгыльләнүчеләр бар. Аның берсе – Николай Мельбард, Пенза өлкәсендә завод тота. Бу ярышта да ул үзенең Али-Баба атында 80 км араны иң уңышлы үтүче булды. Каһарман кыяфәтле җиңүчедән яшен сорыйм, “60 яшьтә!” – дип җавап бирде ул.
Россия күләмендәге әлеге зур чарада Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы мелиорациясе департаменты директоры Даниил Путятин, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекчелек, үсемлекләрне химияләштерү һәм саклау департаменты директоры Петр Чекмарев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов һ.б. катнашты. Кунакларны район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды.
80 км.га 5 ат иртәнге сәгать 6дан ук кузгалды. Алар Төмән һәм Пенза өлкәсеннән килгән чыдам, көчле атлар иде. Ат спорты белән шөгыльләнүче, Төмән өлкәсенең татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйров үзе дә аты белән 80 км.га старт алды. Тик атының аягы аксап, ахыргача финишка барып кына җитә алмады.
Һәр 20 км.ны үткәч, атлар старт алган урынга кире кайтып, су эчеп, ял итеп ала. Мал табиблары юртакларның физик халәтен тикшерә. Атның йөрәк пульсы 20 минут эчендә тиешле нормага төшәргә тиеш. Хәлләре әйбәт булганда гына алар яңадан юлны дәвам итә. Һәр этапны (20 км) билгеле бер вакыттан иртәрәк үтәргә ярамый, ярыштан төшеп каласың. Андый очраклар булды.
40 км дистанциягә барысы 25 ат старт алды. Арча, Әтнә, Балтач, Саба, Биектау, Кукмара Чистай, Минзәлә, Төмән, Пенза атлары чыдамлылыкка сыналды. Арчадан “Кырлай”, “Курса МТСы”,”Ак барс” агрокомплексы”, “Ватан” ширкәтләреннән барысы 8 ат катнашты, аларның кайберләре 40 км.ны үтсә дә, ветеринария комиссия- сен уңышлы уза алмады.
– Сабантуйлардан соң эш атларының чыдам һәм тынычракларын сайлап алып шөгыльләндек, – дип сөйли “Кырлай” ширкәте аты җайдагы Рөстәм Зарипов. – Йөрү 40 км.га җыела иде. Бүген дә дистанцияне үтү кыен булмады.
“Кырлай” ширкәте атында – 10 нчы урын. Җайдагы – Рөстәм Зарипов.
“Курса МТСы” ширкәте атларын караучы 21 яшьлек Рафил Мәгъсумовның ярышта катнашкан аты сокланырлык иде: гәүдәгә нык һәм таза, ялтырап тора! Рафил атының көчлеләр арасында 40 км араны исән-имин үтә алуы һәм 8нче нәтиҗәне күрсәтүе, билгеле, куанычлы хәл.
– Ат нык, көчле минем, үзем дә юлда атның халәтен белеп бардым, шуңа да 40 км араны исән-имин үтә алдык, – ди Рафил Мәгъсумов.
Мәскәүдән кайткан ветеринария комиссиясе рәисе Ольга Суворова–Смоленская белән сөйләшәбез.
– Мондый озын дистанция- ле ярышларда әзерлекле атлар һәм җайдаклар катнашырга тиеш, – дип сөйләде ул. – Хуҗалык тирәсендә җигүдә йөргән абзардагы атны 40 км.га ярышка алып чыгып китү бик үк дөрес түгел. Чыныкмаган юртаклар озын юлга чыдый алмый. Атлар белән ел әйләнәсе шөгыльләнергә кирәк. Аларның паспорты булырга тиеш. Бу төр ярышның нечкәлекләре бик күп. Ярыш шартларын алдан ук Интернеттан өйрәнергә киңәш итәм. Кайберәүләр кагыйдәләрне бозу сәбәпле ярыштан төшеп калды. Минем теләгем шул: ярышларда катнашып, квалификация алып, алга таба үсәргә.
Чиләбедән килгән баш хөкемдар Денис Черковский ерак юлга чыккан атлар өчен кояшлы эссе көннең бик үк уңайлы түгеллеген әйтте. Аяк асты коры булса да, малларга эссе. Шуңа күрә һәр этапны үткән саен юртакларга, аякларын, башларын су белән чылатып, хәл керттеләр.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов:
– Үзебезнең җирлектә үскән һәм авыл хуҗалыгында иң авыр хезмәтләрдә сыналган һәм җиңеп чыккан атларның да республика, Россия һәм чит илләр мәйданында үзләренең никадәр чыдам икәнлекләрен күрсәтү мөмкинлеге туды, – дип сөйләде. – Үз токымнарыбызны эшләү буенча кузгалдык кына әле. Һәм бу эш тагын да куәтләнәчәк.
…Мәйданда төрле уеннар, көрәш белән җыр, музыка тынмады. Янәшәдә генә 2 км.га гарәп токымлы, чиста, ярым чиста нәселле атлар чабышты. Көрәштә Күпербаштан Илшат Идиятов баш батыр булып калды.
АТ ЯРЫШЫ НӘТИҖӘЛӘРЕ
80 километрга
1. Николай Мельбард — Пенза өлкәсе “Велес” заводы атында;
2. Юлия Малахова — Пенза өлкәсе “Велес” заводы атында;
3. Сергей Бондаренко — Пенза өлкәсе “Велес” заводы атында.
40 километрга
1. Ленар Усманов — Биектау, үз атында;
2. Руслан Ибраһимов — Буа, үз атында;
3. Самат Нәбиуллин — Лениногорск, үз атында.
Гарәп токымлы атларда
1. Владимир Семенов — Нократ Аланы П. Филимонов атында;
2. Владимир Михайлов — Биектау районы фермер Усманов атында;
3. Эдуард Митрофанов — Балтач районы “Хезмәт” ширкәте атында.
Чиста токымлы атларда
1. Николай Каламейцев – Казан “Тимерхан” спорт клубы атында;
2. Владимир Семенов — Нократ Аланы П.Филимонов атында;
3. Радик Гарифуллин — “Кырлай” ширкәте атында.
Ярым чиста токымлы атларда
1. Рамил Рәхмәтуллин — Арча, үз атында;
2. Александр Александров — “Ак барс” агрокомплексы” атында;
3. Рәнис Таҗетдинов — Балтач районы “Татарстан” ширкәте атында.
Румия Надршина
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз