Тәлгәсрүр әбине җибәрмәделәр

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе
Тәлгәсрүр әбине җибәрмәделәр
Арча муниципаль районында халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев белән Яңа Кырлайга ике атна эчендә икенче тапкыр баруыбыз.
— Монда хезмәт ветераны Тәлгәсрүр Хәлиуллина газ кермәгән өйдә туңып ята. Кыш чыга алмаячак ул анда, мин аның сеңлесе Раушания булам, мин үзем дә олы яшьтә, минем Томскига китәсем бар, — дигән хәбәр алып килгән иде безне Яңа Кырлайга.
— Мин инде Малаховка шалтыратырга уйлаган идем, башта сезгә шалтыратып карарга булдым, — дип каршы алды безне Раушания апа.
Кечкенә генә өйләре чыннан да бик тузган, авыш капка, абзар–кура Тәлгәсрүр әби белән бергә картайганнар. Әби тугызынчы дистәне ваклый. Тумышы белән Түбән Әзәк авылыннан. Пионер авылы егете Илдарга кияүгә чык-кан. Икесе дә фермада эшләгәннәр. Тәлгәсрүр Хәлиуллина заманында авыл, район Советлары депутаты булып сайланган. Кызганыч, балалары булмаган.
— Безнең әти–әни иртә үлде, Тәлгәсрүр апа ике энесен дә карап үстерде әле, — ди Раушания апа.
Пионер авылы бетә башлагач, Яңа Кырлайда йорт сатып алалар. Әмма ул газ кертерлек хәлдә булмый. Моннан унбиш ел элек Илдар абый аны ялгызын калдырып бакый дөньяга китеп бара.
Тәлгәсрүр әби инде бу йортта яшәп булмаячагын яхшы аңлый. Бер генә теләге бар аның:
— Мине Арчага картлар йортына урнаштырыгыз, авылдашлар хәлне белеп торырлар иде, — ди.
— Арчада тиз генә булмый, — диде социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев. — 5–6 кеше чират тора. Документларны җибәрәбез, республиканың башка районнарында буш урын булса инде.
— Алай каңгырап йөргәнче үлүем яхшырак инде, — диде әби моңсу гына.
— Әллә Гөлназирә белән сөйләшеп карыйкмы? — дип сүзгә кушылды безнең белән килгән авыл җирлеге секретаре Гөлнур Гыйззәтуллина.
Икенче көнне Илдус Әһлиев шалтыратып Тәлгәсрүр әбинең Яңа Кырлайда яңа гаиләгә урнашуын хәбәр итте.
Без кабат килгәндә Тәлгәсрүр әбиебез иркен, якты өйдә телевизор карап утыра иде. Өч–дүрт йорт аша гына яшәүче Пионердагы авылдашы Розалия апа да шунда, хәл белергә кергән. Ә Тәлгәсрүр әбине сыендырган Илдар Сәйфуллин Розалия апаның улы, килене Гөлназирә, аларның уллары Динар, кызлары Чулпан.
— Инде күңелем тынычланды, дүртенче йортка күчсәм дә, үз авылымда калдым, — ди Тәлгәсрүр әби. — Үзем белән гомер иткән песи генә теге өйдә калды...
— Песине дә алып килербез, — диде Гөлназирә аны тынычландырып.
Тәлгәсрүр әбинең сеңлесе Раушания апа да Яңа Кырлай кешеләренең бик ярдәмчел, киң күңелле булулары турында сөйләгән иде. “Хәл белергә килеп торалар, күрше Рәхимә апа көнгә икешәр тапкыр кереп чыга”, — дигән иде ул.
— Тәлгәсрүр әбине монда күчкәч тә онытмыйлар, корбан итләре дә китерделәр, авыл яшьләре дә бик мәгънәле, — ди Гөлназирә.
— Районда өлкән яшьтәге бер генә кеше дә игътибардан читтә калырга тиеш түгел, — ди район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев. — Без бу юнәлештә ел әйләнәсе эшлибез. 2015 ел башында өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш–көнкүреш хәлләрен өйрәнү, аларга социаль, медицина хезмәтләре күрсәтү йөзеннән 1700 сугыш һәм тыл ветеранына социаль паспортлар булдырылды. Аларга ярдәм күрсәтү өчен мәктәпләр, җаваплы кешеләр, социаль хезмәткәрләр беркеттек.
Соңгы вакытта 80 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге кешеләрнең хәлләрен өйрәнеп чыктык. Безнең хезмәткәрләр Яңа Кырлайда Тәлгәсрүр әбидә дә булганнар иде. Аны өлкән яшьтәге кешеләр йортына урнаштыру буенча документлар әзерләделәр. Аңа авылда сыену урыны табылу безнең дә күңелләргә хуш килде.
Бүгенге көндә районда пенсия яшендәге 12 мең кеше исәпләнә. Шуларның күпчелегенең элек эшләгән коллективлары бар, аларны бәйрәмгә чакыралар, килә алмаганнарның өйләренә баралар. Оешмалары таралган, читтән кайтып районда озак яшәгән ветераннар да шактыйга җыйнала. Район җитәкчелегенең аларны да онытмаска дигән күрсәтмәсе бар. Аларны да бәйрәм чараларына чакырабыз, хәлләрен беләбез, күңелләрен күрергә тырышабыз.
1 октябрьдә өлкәннәр декадасы 11 сәгатьтә район Мәдәният йортында тантаналы рәвештә ачыла. Бушлай спектакль күрсәтелә, ветераннарга билетлар тараттык. 3–4 октябрьдә пенсия кенәгәсе белән шәһәрнең үзәк мунчасында бушлай юынып булачак.
Мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт идарәләре, китапханә, “Казан арты” тарих–этнография музее, район Мәдәният йорты, социаль учреждениеләр төрле чаралар үткәрәләр. Ункөнлек 10 октябрьдә 11 сәгатьтә район Мәдәният йортында бушлай спектакль күрсәтү белән тәмамлана. 6+
Ильяс Фәттахов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International