Ата–ана хокуклары чикләнде

2015 елның 2 октябре, җомга
Ата–ана хокуклары чикләнде
28 яшьлек хатын–кызга карата ата–ана хокукларын чикләү турындагы суд карары көченә керде.
Суд 2015 елның 20 августында Арча районы прокуратурасының гаризасын канәгатьләндерде һәм Арча шәһәрендә яшәүче Лилия Эркаеваның ике балигъ булмаган яшьтәге балаларына карата ата–ана хокук- ларын чикләде.
Эркаева 2 һәм 10 яшьлек балаларның әнисе. Ул ата–ана бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен ведомствоара профилактик исәптә тора. Яшәү урыны буенча тискәре характерлана, спиртлы эчемлекләр белән мавыга, балалар тәрбияләү белән шөгыльләнми, балаларын күзәтүсез калдырып чыгып китә.
Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә тәртибе тикшерелүгә карамастан, ул тиешле нәтиҗә ясамый, әхлаксыз яшәү рәвеше алып баруын дәвам итә, беркайда эшләми.
РФ Гаилә кодексының 73нче маддәсе нигезендә, суд бала мәнфәгатьләрен исәпкә алып, әгәр балаларны ата–ана (яки аларның берәрсе) белән калдыру алар өчен куркыныч дип табылса, ата–ана хокукларын чикләргә мөмкин.
Суд карары буенча җавап бирүче шулай ук чикләү чаралары беткәнче барлык төр керемнәренең 1/3е күләмендә алимент түләргә тиеш.
Радик Хәбибуллин,
Арча районы прокуроры урынбасары,
юстиция советнигы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International