Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Өлкәннәр турында кайгыртып
2015 елның 2 октябре, җомга
Өлкәннәр турында кайгыртып
Өлкәннәр декадасы уңаеннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында брифинг үткәрелде.
Анда өлкәннәрнең тормыш шартлары, аларны пенсия белән тәэмин итү, социаль һәм медицина ярдәме күрсәтү, шулай ук декада барышында булачак чаралар турында Татарстан Респуб- ликасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе идарәчесе Марсель Имамов чыгыш ясады.
– Татарстанда 873 мең 283 пенсия яшендәге кеше санала, бу республикадагы барлык халыкның 22,7 процентын тәшкил итә. Шуларның 250 меңнән артыгы ирләр, 622 меңнән артыграгы хатын-кызлар. Димәк, республикада һәр дүртенче кеше өлкән яшьтә, – дип билгеләп үтте Эльмира Зарипова.
Ул өлкән яшьтәге гражданнарны социаль яклау системасының үсеше, аерым категория гражданнарга ташламалар, социаль хезмәткәрләр тарафыннан өлкәннәрнең өйләренә барып хезмәт күрсәтү, мөмкинлекләре чикләнгәннәрне тернәкләндерүнең техник чаралары, пенсионерларны санатор-курорт юлламалары белән тәэмин итү, теләге булганнарны эшкә урнаштыру, лаеклы ялдагыларны компьютерда эшләргә өйрәтү турында сөйләде.
– Компьютер белемен 2007 елдан 78 мең пенсионер үзләштерде. Шул исәптән “Өченче буын университеты” проекты кысаларында 18 мең, “Интернет–озын гомер” проекты буенча 23 мең кеше. Эш эзләп меңнән артык пенсионер мөрәҗәгать итте, шуларның 300гә якыны эшкә урнаштырылды, – диде Эльмира Зарипова. – Быел август аенда 80 яше тулган һәм ялгыз яшәүче пенсионерларның тормыш шартларын өйрәнү оештырылды. Урыннардагы халыкны социаль яклау бүлекләре белгечләре аларның өйләрендә булды. Тикшерүләр күрсәткәнчә, Татарстанда ялгыз яшәгән 22678 кеше бар. Шуларның кайсылары нинди ярдәмгә мохтаҗ булуын ачыклау өчен бик уңай чара булды бу. Чөнки шуның нәтиҗәсендә 307 кешене туганнары үз янына алды, 103енә социаль хезмәткәрләр өйләренә барып хезмәт күрсәтәчәк, 8е өлкәннәр өчен интернат-йортка, берсе психоневрологик интернатка урнаштырылды.
Шифаханәләргә юллама инвалидларга гына түгел, пенсио- нерларга да бирелә.
– Алдагы елларда 5–6 юллама булса, быел ул күбрәк килде. Эшләп торучы пенсионерлар да мөрәҗәгать итәргә мөмкин, – дип аңлатты халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев.
Брифингта сораулар да булды. Икенче елга да пенсияләр күләме үзгәрерме? Бу сорауга Марсель Имамов җавап бирде:
– 2016 елда да пенсияләр артачак. Февраль аенда иминият өлеше 7,5 процентка арта, апрельдә социаль пенсиягә һәм ай саен бирелә торган акчалата түләүләргә үзгәреш кертелүе көтелә. Августта быелгы кебек үк эшләүче пенсионерлар пенсиясе күләме дә күтәреләчәк.
Социаль пакетны сайларгамы, әллә акчанымы? Бу мәсьәлә күп пенсионерларны борчый. Һәм күбесе социаль пакетны түгел, ә акчаны сайлый.
– 1 миллион 714 меңнән артык рецепт, 1 миллион сумнан артык бәягә дару бирелгән, – ди Гадел Вафин. – Яшь барган саен авырулар да арта. Даруларга бәяләр турында сөйләп тә торасы юк. 700 сумга нәрсә алып була? Шуңа бу мәсьәлә турында яхшылап уйларга, 10, 100 тапкыр артыграк түләргә туры килүе турында онытмаска кирәк.
Бу хакта бүген сөйләшергә соңга калынды инде. Чөнки сайлау мөмкинлеге 1 октябрьгә кадәр генә. Әмма алдагы еллар турында бүгеннән уйлап кую зыян итми.
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
Татарстан «Земство почтальоны»Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен иң күп гаризалар килгән төбәкләрнең берсе булды
«Земский почтальон – 2026» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү мөмкин кадәр күбрәк теләүчеләр катнашсын өчен озайтылды. Конкурс 2 мартта старт алды һәм дүрт атна эчендә Татарстаннан 100 дән артык кеше гариза бирде. Бүгенге көндә республика конкурста катнашучылар саны буенча Россия төбәкләренең беренче өчлегенә керә. Гаризалар 9 апрельдә Мәскәү вакыты белән 23: 59 сәгатьтә кабул ителә. » Земство почтальоны – 2026 « конкурсын оештыручылар — Россия Федерациясе цифрлар министрлыгы, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре һөнәр берлеге ярдәмендә» Бердәм Россия « нең» Россия авылы " федераль партия проекты. Конкурс берничә этапта уза. Гаризаларны кабул итү тәмамланганнан соң төбәк эксперт комиссияләре финалистларны сайлап алачак, алар 26 майда Мәскәүдә кара-каршы финалда катнашачак.
Су басу халыкка рекомендацияләр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз; • беренче медицина ярдәме күрсәтү аптечкасын, гадәттә куллана торган даруларны әзерләгез; • кыйммәтле әйберләрне һәм әйберләрне өске катларга (чормаларга) күчерегез, ишегалдына беркетү эшләрен башкарырга тырышыгыз (тәрәзәләргә, ишекләргә такта ябыштырыгыз, утын, төзелеш материалларын беркетегез һ.б.).б.); • автоном яктылык чыганагы (электр фонаре, керосин лампасы)белән запасланыгыз; • йорт хайваннары булганда, аларны калку урыннарга урнаштыру мөмкинлеген билгеләгез яисә терлекләрне кирәкле азык запасы булган куркынычсыз урынга оешкан төстә куып чыгару өчен төркемнәр оештырыгыз; • кинәт су басу вакытында эвакуацияләү тәртибе һәм ысуллары турындагы мәгълүматны өйрәнегез; • үзегез һәм гаилә әгъзалары өчен мөмкин булган гамәлләр вариантларын эшләгез.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 апрель
2026 елның 9 апрелендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көчле җил 15-20 м/с (Казанда 18 м/с кадәр) көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
7
апрель, 2026 ел
Ташу. Халыкка тәкъдимнәр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз;
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз