Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Быел бераз бирешкән
2015 елның 2 октябре, җомга
Быел бераз бирешкән
Рабига Хаҗиеваны 90 яшьлек юбилее белән котлау өчен район үзәгеннән иң еракта, мари чигендә үк урнашкан авылларның берсе булган Яңа Сәрдәгә бардык. Кунакларны күргәч, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме белән бүләкне кулына биргәч, ветеран башта кайсын кулына алырга белми бераз аптырап калды.
Аннан бармак очлары белән шатлыклы күз яшьләрен сыпырып алды, аны онытмаулары, олыгайган көнендә шулай зурлап юбилее белән котларга килүләре өчен рәхмәтләрен белдерде.
– Әлегә кадәр көр йөри идем, быел картайдым. Бетми торган нерв авыруы эләкте, – дип көлдереп тә алды. – Бу яшьтә авыру да гөнаһ түгел. Без күргәннәрне сөйли башласаң, чәчләр үрә торырлык. Алар бар да кая китсен соң.
Кайсы белән генә сөйләшмә, өлкәннәр кичәгене хәтерли алмасалар да, ул елларда күргәннәренең һәр минутын хәтерләп, бәйнә–бәйнә сөйләп бирәләр. Рабига апа да үткәннәре турында елый–елый сөйләде. Сугыш елларында ат җигеп тә эшли ул, өлкәннәр белән беррәттән урман да кисә. Аннан кызны Свердловск якларына эшкә җибәрәләр. Биредә ул үзе кебек үк яшь кызлар белән торф чыгара, брикет ясый, вагон төйи. Ачлы–туклы килеш шундый авыр эш тәмам үзәгенә үтә Рабиганың.
– Свердловскидан җәяү кайткан кеше күргәнегез бармы? – дип сорады ул бездән һәм үз соравына үзе җавап та бирде. – Ә менә без кайттык. Коры сөяккә калдык. Төнлә басуда да, урманда да кундык. Андый көннәрне Аллаһы Тәгалә бүгенге яшьләргә күрсәтмәсен.
Адәм баласы барысына да түзә икән шул. Аннан кайткач та ардым дип атналар буе хәл җыя торган замана түгел бит әле. 1943 елда кыз Казанга хәрби заводка эшкә китә. Сугыштан соң гына, әни ялгыз дип, авылына кире кайта һәм фермада эшли башлый.
– 1947 елда үземнән хәйран олырак кешегә, күрше егете Галиәхмәткә кияүгә чыктым. Сигез бала таптым. Бер–бер артлы балалар туып торды. Ирем бик тырыш кеше иде. Өч йорт кына салып чыкты. Тик озын гомерле булмады шул, мине 42 яшемдә сигез бала белән тол калдырып, вафат булды. Ул вакытта төпчек кызым Сания 7 айлык кына иде. Хәзер авылда кияүдә ул, – ди Рабига Хаҗиева. – Бөтен тормыш, балалар минем карамакта калды. Таза булганмын инде. Авырганымны, хастаханәләргә кереп ятканымны хәтерләмим.
– Әни безнең бик тырыш кеше булды. Тормышны да тартып барды, колхоз эшен дә ташламады, озак еллар сукыр кайнанасын да тәрбияләде, – ди Сания.
– Безгә дә ярдәме бик зур булды, – дип сүзгә кушыла төп йорттагы килене, улы Данилның хатыны Рәфия. – Өч балабыз бар. Хәзер өчесе дә зурлар инде. Аларны карап үстереште. Бакча, өй эшләрен карап торды. Быел гына бераз биреште.
Бәхетле кеше Рабига апа. Балалары йөзенә кызыллык китермәгән, оныклары, оныкчыклары шатландырып тора. Янында әни дип өзелеп торган улы, килене бар, ризык мулдан, өс бөтен. Тормыш авырлыкларын, ачлык–ялангачлыкны башыннан кичереп, яшьтән ялгызы калып, гаилә арбасын үз җилкәсендә тартып та сынмаган, сыгылмаган хатын–кыз, ана олыгайган көнендә балалары игелеген күреп яши.
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов хезмәттәшләрен һәм ветераннарны Россия янгыннан саклау көне белән котлады
Хөрмәтле коллегалар! Кадерле ветераннар! Бу истәлекле көндә үз гомерен янгын сүндерү эшенә багышлаган һәркемгә ихлас рәхмәтегезне һәм тирән хөрмәтегезне белдерергә рөхсәт итегез. Һөнәри бәйрәмем — Россия янгын күзәтчелеге көне белән котлыйм! Бу көн гражданнарның тормышын һәм Мөлкәтен яклауга юнәлтелгән кеше ихтыяры, белем һәм фидакарьлек тантанасын гәүдәләндерә. Янгын сүндерүче һөнәре-эш кенә түгел, ул югары дәрәҗәдәге профессионализмны, физик һәм психологик әзерлекне, шулай ук экстремаль шартларда кичекмәстән гамәлләргә әзерлекне таләп итә торган чакыру.
28
апрель, 2026 ел
Өмә-2026
Ел саен Татарстан Республикасында һәм Арча районында гадәттәгечә 1 апрельдән оешмаларның һәм район халкының бөтен көче белән районның санитар-экологик торышын яхшырту һәм уңай шартлар тудыру буенча киң күләмле эш алып барыла. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.03.2026 ел, №462-Р күрсәтмәсен үтәү йөзеннән Арча муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан »Арча муниципаль районында санитар-экологик хәлне яхшырту буенча чаралар үткәрү турында"25.03.2026 ел, №241 карар расланды.
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 21 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 апрель
2026 елның 29 апрелендә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә 15-20 м/с тизлектәге көчле җил көтелә (Казанда 17 м/с кадәр).. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк
Янгынга каршы махсус режим.
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2026 елның 15 апреле 420 номерлы карары нигезендә 25 апрельдән 11 майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу чорда янгын куркынычсызлыгын бозган өчен штраф күләме икеләтә арта. Быел янгынга каршы махсус режимның төп үзенчәлеге- учаклар үрчетүне, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыруны тулысынча тыю. Шулай ук махсус янмый торган савытларда (мангал, жаровняларда һ. б.), җәмәгать туклануы объектлары территорияләреннэн тыш (рестораннар, кафе, барлар һ. б.), урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда ,гражданнарнын бакчачылык яки яшелчәчелек территорияләрендә, урман янгыннары куркынычы янаган балалар ял итү һәм аларны савыктыру оешмалары, шулай ук урман массивлары белән чиктәш икътисад объектлары территорияләрендә ашарга әзерләү өчен ачык ут куллану тыела.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз