Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Арчада беренче нәфис фильм
2015 елның 2 октябре, җомга
Арчада беренче нәфис фильм
“Дөрес әйтәсең, әти, безгә тиң түгел ул”, “Баланы әбисе карый, бабасы урамга йөрергә алып чыга, ял көннәрендә аның белән мин булам. Ә әнисенең вакыты юк. Болай булмый бит инде”, “Үксеп–үксеп елыйсым килде, түздем, бөтен дөньяга кычкырасым килде, тыелып калдым. Ачуланудан башка чарам калмады”, “Бервакыт гафу үтенеп килеп җитәр, без гафу итмәгән булып кыланырбыз”…Бу җөмләләрдән үк сүзнең тормыш турында барганын аңлап була. “Елый икән, елый ирләр дә” нәфис фильмыннан алар.
Ирләр бервакытта да еламый, диләр. Елый алар, әле ничек кенә елый. Кайвакыт хатын–кызларга караганда да нечкә хисле, йомшак күңелле була алар. Менә шул вакытта аларга таяныч, терәк кирәк.
Әлеге нәфис фильмның эчтәлеген сөйләп торуның кирәге юктыр. Чөнки спектакль буларак Арча сәхнәсендә генә дә ул 14 тапкыр аншлаг белән барды һәм аны хәтта ерак авыллардан да килеп карадылар.
Ә менә узган ел җәй аенда “Җидегән чишмә” Арча халык театры шушы пьеса буенча нәфис фильм төшерде. Режиссеры Рафис Сәләхетдинов та, уйнаучы артистлары да шул театр- ныкы.
– Аз гына акчага (250 мең сум) һәм кыска гына вакыт эчендә (8 көн һәм… төн) 1 сәгать тә 23 минут бара торган фильм төшерү–искиткеч зур хезмәт. Моны үзе эшләп карамаган кеше аңлый да алмый. Монда артистларның акча өчен түгел (халык театрында акча эшләп булмый), ә фанатларча бирелеп йөрүләре искиткеч зур роль уйнады. Аларга мин чын күңелемнән рәхмәтемне җиткерәм, – ди Рафис Сәләхетдинов. – Ә нәфис фильм төшерергә алынуыбызның төп сәбәпчеләре–безне яратып караган тамашачыларыбыз. Аларга олы хөрмәт йөзеннән эшләнде ул.
Шушы көннәрдә Арча Мәдәният йортында әлеге чын татар телендә барган нәфис фильмны тәкъдир итү кичәсе булды. Бу көн район елъязмасына тарихи чара булып кереп калачак. Чөнки республика районнарының берсендә дә нәфис фильм төшерелгәне юк, дисәк тә ялгыш булмас.
– Үзебезнең Арчада төшерелүе, аралашып йөргән кешеләр уйнавы белән дә кызыклы ул. Без балык тоткан гүзәл Казансу буйлары, улларыбызны армиягә озаткан хәрби комиссариат каршы, мәдәният, гадел хөкем йортлары, мәчет яннары… Барысы да без йөргән урыннар. Нәфис фильм искиткеч матур килеп чыккан. Арча артистларын уңышлы дебютлары белән котлыйм. Рафис Сәләхетдиновның бу эшкә алынуын батырлыкка саныйм, – диде сәхнәдән районның “Каурый каләм” түгәрәге җитәкчесе Халидә Фәйзрахманова.
Караганнар спектакльдә мондый урыннар юк, дияр. Нәфис фильм белән спектакль арасындагы аерма бу. Эзлекле барсын өчен фильмга яңа күренешләр дә өстәргә туры килгән. Бәлкем, кайберәүләр: “Кая арчалылар фильм төшерә алсын”, – дип шик тә белдергәндер. Әмма бу, чыннан да, киң форматлы, төсле чын нәфис фильм. Безнекеләр булдырган!
– Беркөнне “Ак чәчәк- ләр”не карадым, искиткеч картина. Безнең фильм да аннан бер ягы белән дә калышмый. Ә фильмның сценарий авторы, үзебезнең хезмәттәшебез, газетабыз хезмәткәре Гөлсинә Зәкиева булуы безнең коллектив өчен аеруча зур горурлык, – диде район газетасы мөхәррире Исрафил Насыйбуллин һәм сценарий авторына чәчәк бәйләме тап- шырды.
Тәкъдир итү кичәсендә тормыш иптәше Рузилә белән җырчы якташыбыз Габделфәт Сафин, Татарстан Республикасы язучылар берлегеннән шагыйрь Рифат Җамал, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Камил Саттаров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, “Шәһри Казан” газетасы журналистлары катнашты.
– Үзебезнең район драматургы иҗат иткән әсәр буенча үзебезнең режиссер куйган, артистларыбыз уйнаган нәфис фильмны карап горурланып утырдым. Чын татар киносы бит бу! – диде Габделфәт Сафин.
– Мин фильмга тәнкыйть ягыннан бәя бирергә уйлаган идем. Тик ул мине үз эченә шулкадәр бөтереп алып кереп китте, хәтта ул хакта оныттым да. Кайбер урыннарда күзләрдән яшь килде, – диде Рифат Җамал.
– Туган телебезне сак-лап калу өчен театр, кино сәнгате кирәк. Арчалылар спектакльләре белән сөендерделәр, Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр”енә алынып сокландырдылар, үзләренең Әлмәндәрләрен дә таптылар, халык театр коллективларының “Идел–Йорт” төбәкара фестивалендә Гран–при җиңеп, миллион һәм шуңа автобус алдылар, – диде Камил Саттаров. – Хәзер менә тагын бер искитмәле яңалык – алар нәфис фильм төшергән. Ничек боларны мактамыйсың да, рәхмәт белдермисең инде.
– Коллективка яңа иҗат уңышлары телибез. Алардан яңа фильмнар, спектакльләр көтәбез, – диде Рамил Гарифҗанов һәм артистларга чәчәк бәйләмнәре тапшырды.
Тамашачының да төрлесе бар. Берсе ял итәргә, икенчесе гаеп эзләргә килә. Беренче коймак төерле була, диләр. Андыйларга да җирлек табылмый калмас.
– Тәнкыйть ул үзе тагын да яхшырак эшләү өчен зур мөмкинлек. Тәнкыйть күзлегеннән фикер йөртүчеләргә дә рәхмәтлебез, – ди Рафис Сәләхетдинов. – Шулай ук эпизодларда катнашкан артистларга, үзебезнең оператор егетләр Илвир Тимашев, Раушан Нәбиуллинга, ярдәм күрсәткән Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге, Арча үзәк хастаханәсе, Арча халык суды җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә, Тимергалиевлар, Зәкиевлар гаиләләренә, Арча икенче урта мәктәбенең 2014 елгы чыгарылыш сыйныф укучыларына чын күңелемнән рәхмәтемне белдерәм. Мәдәният йорты янында төшергән эпизодта халык булуы кирәк иде. Шул көнне биредә чыгарылыш кичәсе булуын Аллаһы Тәгаләнең безнең эшне хуплавы, дип кабул иттек без.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов хезмәттәшләрен һәм ветераннарны Россия янгыннан саклау көне белән котлады
Хөрмәтле коллегалар! Кадерле ветераннар! Бу истәлекле көндә үз гомерен янгын сүндерү эшенә багышлаган һәркемгә ихлас рәхмәтегезне һәм тирән хөрмәтегезне белдерергә рөхсәт итегез. Һөнәри бәйрәмем — Россия янгын күзәтчелеге көне белән котлыйм! Бу көн гражданнарның тормышын һәм Мөлкәтен яклауга юнәлтелгән кеше ихтыяры, белем һәм фидакарьлек тантанасын гәүдәләндерә. Янгын сүндерүче һөнәре-эш кенә түгел, ул югары дәрәҗәдәге профессионализмны, физик һәм психологик әзерлекне, шулай ук экстремаль шартларда кичекмәстән гамәлләргә әзерлекне таләп итә торган чакыру.
28
апрель, 2026 ел
Өмә-2026
Ел саен Татарстан Республикасында һәм Арча районында гадәттәгечә 1 апрельдән оешмаларның һәм район халкының бөтен көче белән районның санитар-экологик торышын яхшырту һәм уңай шартлар тудыру буенча киң күләмле эш алып барыла. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.03.2026 ел, №462-Р күрсәтмәсен үтәү йөзеннән Арча муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан »Арча муниципаль районында санитар-экологик хәлне яхшырту буенча чаралар үткәрү турында"25.03.2026 ел, №241 карар расланды.
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 21 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 апрель
2026 елның 29 апрелендә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә 15-20 м/с тизлектәге көчле җил көтелә (Казанда 17 м/с кадәр).. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк
Янгынга каршы махсус режим.
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2026 елның 15 апреле 420 номерлы карары нигезендә 25 апрельдән 11 майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу чорда янгын куркынычсызлыгын бозган өчен штраф күләме икеләтә арта. Быел янгынга каршы махсус режимның төп үзенчәлеге- учаклар үрчетүне, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыруны тулысынча тыю. Шулай ук махсус янмый торган савытларда (мангал, жаровняларда һ. б.), җәмәгать туклануы объектлары территорияләреннэн тыш (рестораннар, кафе, барлар һ. б.), урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда ,гражданнарнын бакчачылык яки яшелчәчелек территорияләрендә, урман янгыннары куркынычы янаган балалар ял итү һәм аларны савыктыру оешмалары, шулай ук урман массивлары белән чиктәш икътисад объектлары территорияләрендә ашарга әзерләү өчен ачык ут куллану тыела.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз