Әти-әниләр сөенече

2015 елның 2 октябре, җомга
Әти-әниләр сөенече
Бу көннәрдә 10нчы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары сәяхәттән кайтып керми.
Беренче төркемнең тәрбиячеләре Алсу Гаффарова, Фәния Данилова. Икенчесенеке – Динә Идрисова, Илмира Фатыйхова. Балалар башта җитәкләнешеп тезелешеп Мәдәният йортына төштеләр. Бергәләп спектакль карадылар. Кич белән өйләренә кайткач, сүз шул турыда гына булды: малай әшәкелек эшли дә, шуннан моның маңгае агара... Карадан киенгән дәү кеше менә болай итеп атлап чыга, юк, ул кеше түгел, ул шүрәле.., әй, юк ла, ул өрәк... Әти-әниләр баласы өчен сөенеп бетә алмый.
Ә икенче көнне тагын балалар җитәкләнешеп сәяхәткә чыгып китәләр, бу юлы районның үзәк китапханәсенә төшәләр. Күрче, китапханәче апалары аларны ничек куанып каршы ала. Берсеннән-берсе матур китаплар күрсәтәләр, әкиятләр буенча “сорау-җавап” уйныйлар, ул гынамы – зур экраннан мультфильм да карыйлар. Китапханә баскычына басып, фотосүрәткә дә төшәләр әле. Кич өйләренә кайткач, тагын башлана: бабай Корнейда кунакта булдык. “Чебен-Цокотуха” әкиятен карадык. Чебен ул шундый зур икән. Анда зур корсаклы самовар да бар. Корсагы менә моның кадәр... Ә әти-әниләргә бу зур куаныч. Ярый әле бакчага йөриләр. Кайчан китапханәгә барырлар иде...
Румия Гарифҗанова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International