Җиңү паркында балалар мәйданчыгы

2015 елның 2 октябре, җомга
Җиңү паркында балалар мәйданчыгы

Җиңү паркы бу көннәрдә балалар тавышыннан шау итеп тора. Анда бик матур итеп эшләнгән балалар мәйданчыгы барлыкка килде. Каян? Кем тарафыннан эшләнде ул? Бу сорау күпләрне кызыксындырадыр, дип уйлыйм. Сораша торгач, эзенә төштек.

Шәһәребезнең “Үзәк” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе (җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина) “Татарстан Республикасының иң яхшы ел территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе” республика бәйгесендә икенче урынга һәм акчалата бүләккә лаек булган иде. Әлеге балалар мәйданчыгы шул акчага эшләнгән булып чыкты.
–Казан һәм Комсомол урамнары кисешкән урында, халык телендә Әтнә борылышы дип йөртелә, кечерәк кенә парк бар. Шунда да балаларга уйнар өчен мәйданчык төзергә планлаштырабыз. Таучык белән атынгыч, ял итү өчен берничә эскәмия куелды инде. Тик моның белән генә тукталып калмаячакбыз, иганәчеләр ярдәме белән мәйданчыкны зурайтачакбыз, – диде Рәмзия Хәмидуллина. – Үзебезнең активистларыбыз да бар. Аларны да истәлек бүләкләре белән билгеләп үтәргә булдык.
“Питомник” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе дә (җитәкчесе Ибраһим Сабиров) әлеге бәйгедә катнашып, бишенче урынны алды һәм 160 мең сум күләмендә акчалата бүләккә лаек булды. Бу акча бүген балалар мәйданчыгы ясауга юнәтелгән.
– Арча станциясендәге Чыңгысхан кибете артында ясарга булдык без аны, – ди Ибраһим Сабиров. – Таган, таучык, атынгыч, эскәмияләр куйдык инде. Шәһәр Советы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов (ул да шушы тирәдә яши) ком кайтартты. Әмма моның белән генә эш тәмамланмаячак. Агачтан фигуралар да булачак. Аларын Арча урман хуҗалыгы (җитәкчесе Шамил Хәйруллин) ясап бирә. Киләчәктә питомникның Тополь һәм Күл урамнарында да шундый ук мәйданчыклар эшләү планлаштырыла.
Гөлсинә Зиннәтова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International