Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Династия белән бергәләп
2015 елның 2 октябре, җомга
Династия белән бергәләп
Августның соңгы көнендә Шәрәфиевлар династиясе республика күләмендә узган ветеринарлар бәйрәмендә бүләкләнде.
Сәхнәгә онык Айнур да чыккан иде. Кем белә, бәлки ул да шушы династия- нең дәвамчысы булыр. Әнә нәрсә ди бит: “Мин атлар яратам. Үскәч мин дә бабай кебек ветеринар булам!” Айнур хәзердән үк бабайсына ияреп чакыруларга йөри, аның терлекләрне ничек дәвалаганын карап торырга ярата икән.
Гаилә башлыгы Мөхәммәт Шәрәфиев — әтисенең хезмәтен дәвам итүче – үзе дә мәктәптә укыган елларында әтисе белән терлекләргә ярдәм күрсәтергә йөргән чакларын еш искә төшерә. Сугыштан соңгы елларда районның Казанка ягындагы авылларында озак еллар ветсанитар булып эшләгән Мифтах абый балалары арасыннан үзенең һөнәрен дәвам итүче нәкъ менә Мөхәммәте булыр дип уйлый һәм аңа хезмәтенең нечкәлекләрен өйрәтеп калырга тырыша. Әтисенең тырышлыгы бушка узмый — Мөхәммәт Буа ветеринария техникумын тәмамлый.
Үтә дә җаваплы, тынгысыз, терлеккә генә түгел, хуҗасы күңеленә дә юл таба белә, тырышлыгыңа күрә бәяләнеп бетми торган һөнәр. Ихластан яратып эшләсәң генә авырлыкларына түзеп була. Ә Мөхәммәт абый әнә шундый хезмәтенә баш–аягы белән бирелүче кеше. Тәүлекнең кайсы вакыты булмасын, чакыруга шундук килеп җитеп, кулыннан килгән ярдәмне күрсәтә. Инде яше җитмеш ягына атласа да, 45 ел куйган хезмәте фанат табибны тиз генә җибәрергә теләми.
Тормыш юлдашын да һөнәрен аңлый торганны сайлый Мөхәммәт абый. Ярдәмчесе Фалиянур апа белән алар өч дистә елга якын кулга–кул тотынып эшли, аннан эстафетаны уллары Алмаз ала. Ул да әтисе сыман Буа ветеринария техникумын, аннан Казан дәүләт ветеринария академиясен тәмамлый. Хәзер әтиле–уллы бергәләп 16 авылга учас-ток ветеринария табибы хезмәтен күрсәтә.
“Мин гомер буе колхозлардагы мал табиблары, терлекчеләр, авыл халкы белән тату эшләдем, шуңа сөенәм. Хәзер дә авылларда йөргәндә, элек терлекчелектә эшләгән апалар, хәзер күбесе таякка таянып йөри инде, мине күрергә чыгалар, аларга рәхмәтем зур. Төрле колхоз рәисләре белән дә эшләргә туры килде, юлымда гел намуслылары гына очрады, эшләргә көч бирделәр. Кешенең эчке дөньясы матур булырга тиеш дип саныйм мин. Ә хезмәттә уңышка ирешү өчен бар көчеңне куеп эшләргә кирәк. Үзем, мәсәлән, нинди генә эш булса да, иң беренче тотынып үрнәк күрсәтергә тырышам”, — ди Мөхәммәт абый.
Ветеринар һөнәренә яшьләрнең тартыла башлавына күңеле сөенә табибның. Димәк, алмашчылар бар. “Яшьләрне торак белән тәэмин итү, хезмәт хакларын арттыру мәсьәләсе республика күләмендә күтәрелә башлады, — ди. — Район ветеринария берләшмәсенә дә таләпчән, булдыклы җитәкче килде. Без, мал табиблары, халыкка усал да булып күренәбездер, ләкин без, төп хезмәтебез йогышлы авырулар белән көрәшү булганга, ветеринария кагыйдәләрен үтәп, кешеләрне дә йогышлы авырулардан саклыйбыз. Соңгы елларда андый йогышлы чирләр кискен артып китте (әйтик, себер түләмәсе, котыру һ.б.). Тик, кайчак халык арасында шундый кешеләр очрый, вакцинаны вакытында ясатмыйлар. Халыкка мөрәҗәгать итеп әйтәсем килә: әлеге чирләргә вакцина ясату өчен тәүлекнең кайсы вакытында булса да без урынга барып ясарга әзер. Себер түләмәсенә ул бушлай эшләнә. Бу чир бигрәк тә куркыныч, сәгате–минуты белән ярдәм күрсәтү, вакцина ясатуны таләп итә. Авылларда терлекләрнең саны кимемәве үзе бер куаныч. Иртән урамнан тузан туздырып узган маллар, чыбыркы тавышы нинди матурлык бит! Соңгы елларда терлек асраучыларга дәүләт программаларының да ярдәме зур. Читтән терлек алып кайтучыларга мөрәҗәгать итәсе килә: терлек алып кайткач, авыру түгелме икәнлекләрен белергә, кан анализын алырга мал табибларына әйтсәгез иде. Кайчак шундый очраклар була: алып кайткан җиреннән барлык белешмәләре әйбәт, тикшереп карасаң, терлектә авырту килеп чыга. Әгәр хөкүмәт авыл халкының җитештергән продукциясен ур- наштырырга да ярдәм итсә, авыл халкы бар көчен куеп эшләячәк. Авыл кешесе терлек асраудан тәм табып яши”.
Әлеге гаилә кебек хезмәткә фидакарьләрчә бирелгәннәр булганда, терлек асраучыларның күңеле тыныч. Һәркемгә үрнәк, халыкка кирәк булып яшәүләргә ни җитә?!
Розалия Зиннәтова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов хезмәттәшләрен һәм ветераннарны Россия янгыннан саклау көне белән котлады
Хөрмәтле коллегалар! Кадерле ветераннар! Бу истәлекле көндә үз гомерен янгын сүндерү эшенә багышлаган һәркемгә ихлас рәхмәтегезне һәм тирән хөрмәтегезне белдерергә рөхсәт итегез. Һөнәри бәйрәмем — Россия янгын күзәтчелеге көне белән котлыйм! Бу көн гражданнарның тормышын һәм Мөлкәтен яклауга юнәлтелгән кеше ихтыяры, белем һәм фидакарьлек тантанасын гәүдәләндерә. Янгын сүндерүче һөнәре-эш кенә түгел, ул югары дәрәҗәдәге профессионализмны, физик һәм психологик әзерлекне, шулай ук экстремаль шартларда кичекмәстән гамәлләргә әзерлекне таләп итә торган чакыру.
28
апрель, 2026 ел
Өмә-2026
Ел саен Татарстан Республикасында һәм Арча районында гадәттәгечә 1 апрельдән оешмаларның һәм район халкының бөтен көче белән районның санитар-экологик торышын яхшырту һәм уңай шартлар тудыру буенча киң күләмле эш алып барыла. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.03.2026 ел, №462-Р күрсәтмәсен үтәү йөзеннән Арча муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан »Арча муниципаль районында санитар-экологик хәлне яхшырту буенча чаралар үткәрү турында"25.03.2026 ел, №241 карар расланды.
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 21 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 апрель
2026 елның 29 апрелендә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә 15-20 м/с тизлектәге көчле җил көтелә (Казанда 17 м/с кадәр).. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк
Янгынга каршы махсус режим.
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2026 елның 15 апреле 420 номерлы карары нигезендә 25 апрельдән 11 майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу чорда янгын куркынычсызлыгын бозган өчен штраф күләме икеләтә арта. Быел янгынга каршы махсус режимның төп үзенчәлеге- учаклар үрчетүне, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыруны тулысынча тыю. Шулай ук махсус янмый торган савытларда (мангал, жаровняларда һ. б.), җәмәгать туклануы объектлары территорияләреннэн тыш (рестораннар, кафе, барлар һ. б.), урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда ,гражданнарнын бакчачылык яки яшелчәчелек территорияләрендә, урман янгыннары куркынычы янаган балалар ял итү һәм аларны савыктыру оешмалары, шулай ук урман массивлары белән чиктәш икътисад объектлары территорияләрендә ашарга әзерләү өчен ачык ут куллану тыела.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз