Оясында ни күрсә, очканда шул булыр

2015 елның 2 октябре, җомга
Оясында ни күрсә, очканда шул булыр

Арча станциясендә яшәүче Асия апа тирә-юнен чәчәккә күмгән. Аның күпфатирлы йортта яшәп тә күп итеп чәчәкләр үстерүе, тирә-юненнән гөлбакча ясавы турында белә идем. Ерак барасы булмаса да, җәен әлеге әкияти дөньяга сәфәр кылырга, ничектер, җай чыкмады.

Ниһаять, соң булса да, уң булсын, дип, Арча станциясендә (элеккеге милли аяк киемнәре бинасы) яшәүче Асия Шәрәфиеваның ишеген шакыдым. Кызы Эльвира да өйдә иде, бераздан оныгы Диана кайтып керде. Бу матурлыкны тудыручылар да менә шулар.
Нинди генә чәчәкләр юк биредә. Сентябрь ахыры якынлашып килсә дә, кайберләре әле дә шау чәчәктә. Ә кайбер чәчәклекләрне инде җыештырып, язга әзерләп куйганнар. Орлыкларына кадәр алып, махсус каплар ясап, һәрберсенең исемен язып, шуларга тутырганнар. Агач сыннар да яңарту өчен, дип сарайга кереп “оялаган”. Ә менә башка сыннар бүген дә үтеп баручыларның игътибарын үзенә җәлеп итеп, чәчәкләр арасында балкып утыра.
– 2010 елда күчтек без бирегә, – ди Эльвира. – Урам якта тәрәзә астына машиналар куялар, яңгыр- ларда ул урында сазлык хасил була иде.
– Шәһәр Советына бардым. “Бу йорт безнең карамакта түгел, үзегез эшләсәгез генә инде”, – диделәр. Сабантуйдан соң иртәнге сәгать 3тә торгызып, балаларны стадионга пластик шешәләр җыярга җибәрдем, – дип сүзгә кушыла Асия апа.
– Шулардан койма ясадык. Шундый матур чык-ты. Кара балчык сатып алып тараттык. Тик язга шешәләр өскә күтәрелде. Профнастилдан койма кормыйча булмады,– дип өсти Эльвира. – Ә 2012 елда ишегалды ягын да матурларга, тәртипкә китерергә уйладык. Анда асфальт, шуны тишеп чыгып, төрле чүп үләне үсеп утыра иде. Төзелештән ташландык кирпечләрне алып кайтып, чәчәклекләр ясадык. Әмма алар җебеде. Быел махсус яхшы кирпеч сатып алып, кеше яллап, яхшылап эшләттек. Асфальтта чәчәк үсми бит, бер машина кара балчык сатып алып таратырга туры килде.
– Болар бар да өстәмә мәшәкать бит. Пенсиянең кадерен белеп, ял итеп кенә ятасы урынга, үзегезгә-үзегез шулкадәр эш табасыз, –дим.
– Быел кыш көне дә бик авыр булды. Җир тизрәк чыксын өчен бик күп кар түктек, – дип куйды 6 сыйныфта укучы Диана.
– Эшләсәгез, кем янына барсагыз да, йөзегез якты булыр, дим балаларга, – диде аның бу сүзләренә елмаеп Асия апа. – Сүз дә юк, монда бик рәхәт. Тик мин бер минут та тик тора алмыйм шул. Минем өчен эш – үзе ял. Гомерем буе сәүдә системасында хезмәт иттем. Эшкә яратып бардым, өемә яратып кайттым. Өйгә җитәрәк сулышым ачылып, арыганнарым онытыла иде.
Өйдә дә аны дөнья кадәр эш – бакчасы, кош–корты, терлеге көтеп тора бит. Шуңа фатирга күчүне ул авыр кичерә. Эшсезлектән кая барып бәрелергә белми йөри, көн дә подъезд идәннәрен юып чыгарудан да тәм таба. Моны күреп торган кызы Эльвира чәчәклекләр ясап, анасына шөгыль табарга була.
– Оясында ни күрсә, очканда шул булыр, дигән халык мәкале бар, – ди Асия Шәрәфиева. – Әти-әнисез калганда 2 айлык сабый булганмын әле. Биш бала калдык. Төпчек ике баланы Локман абыем тәрбияләде. Бик тырыш, булган кеше, кул эше остасы, шул ук вакытта кырыс та иде. Көн саен бакчага сибәргә 50шәр көянтә су ташый идек. Бакча зур, абый эшне Әсхәт абый белән икебезгә бүлеп бирә. Эшләмәсәң, эләгә.
– Безгә дә эләкте, – ди оныгы Альберт көлеп. – Иртән кухняга чыгарга куркып тора идек. Анда эш исемлеге язып эленгән була инде.
Әйе, тормыш Асия апаны төрле яктан сынаган. Укуын тәмамлагач, Арчага эшкә кайта кыз. Монда кияүгә дә чыгып кала. 3 бала үстерә. 7 оныгы бар. Эльвирасы янында, Илфаты Арчада Шәрык бистәсендә яши.
– Аллага шөкер, лаеклы ялга чыктым, ял итәм, дигәндә генә кызым Наилә вафат булды, аннан фаҗигале рәвештә ире дә үлде. Балигъ булмаган өч бала миңа калды. Аларны аякка бастырырга кирәк бит. 13 ел ит җыю белән шөгыльләндем. Инде бу бурычымны да үтәдем, дип оныкларымның уңышларына сөенеп йөргәндә, быел 43 ел яшәгән ирем авырып китте. Операция, инсульт кичерде. Әнә шул эш – минем юанычым булды, – ди ул. – Дөрес, хәзер аяклар авырта. Шулай да утырып булса да эшлим әле.
– Әни киңәшләрен бирә, мин аларны тормышка ашырам, ә Диана чүп утый, су сибә. Барыбызга да өлеш чыга. Ә бу фигураларны дустым Айгөл Хәкимова ясады. Үзе Югары Пошалымнан ул. Куллары алтын инде, – диде төрледән–төрле фигураларга күрсәтеп Эльвира.
Асия апа Айгөл белән бергә кызының туган көненә дә бер сын бүләк итәргә җыена. Тик нәрсә икәне әлегә сер булып саклана.
…Китү юлына чыккач, артымнан Диана куып җитте. “Апа, бу сезгә”, – дип кечкенә генә кулларын сузды. Конфетлар иде анда. “Матурлык дөньясында яшәгән кешеләр менә шундый йомшак күңелле, нечкә хисле, ягымлы буладыр күрәсең”, – дип уйлап куйдым һәм рәхмәт әйтеп кыз-ның башыннан сыйпадым.
Гөлсинә Зәкиева
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International