Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Җырлыйм дисәм, җырларым бар
2015 елның 2 октябре, җомга
Җырлыйм дисәм, җырларым бар
Арчада яшәүче Ринат Алмаевларда булганымны ишеткәч, каршымда утырган хезмәттәшем Ильяс Фәттахов: “Ринат абый белән Фирая ханым бик әйбәт кешеләр, – дип мактап алды. – Заманында якын күршеләр булып яшәдек”.
1 октябрьдә гомере буе Арча педагогика көллиятендә укыткан Ринат Алмаевка 75 яшь тулды. Сөбханалла, юбилярыбыз яхшы сакланган. Серен мин аның тиктормас кеше, кул остасы булуыннан, җырларга яратуыннан (бик матур җырлый!), җаны теләгән хезмәтне башкаруыннан һәм, иң мөһиме, тәртип- ле балаларыннан (өчәү), чын сәнгать кешесе белән яшәвеннән күрәм. 2нче мәктәптә башлангычларны укытучы килене Ләйсән:
– Мин әни белән әтине педагогика көллиятендә укыганда ук белә идем, – дип сөйләде. – Бик ачык, гади, тәртипле кешеләр. Килешеп яшибез.
Өлкәннәр уллары Илдус гаиләсе белән яши.
– Үзебез генә ялгыз көн итүне күз алдына да китерә алмыйм, – ди Фирая ханым.
Гаиләгә ямь биреп, онык-лар үсеп килә. 6 яшьтәге Диана инде җырлап, уңыш- ларга ирешә башлаган.
Фирая ханым фортепьяно клавишларына кагылды. Бүлмәгә күңелләрнең иң нечкә кылларына кагылып, моңлы җыр агылды:
Сибелә чәчәк,
җилләр лә искәндә,
Өзелә үзәк,
исләремә төшкәндә.
Җыр тынгач, Ринат Мингаярович:
– Икебез дә педучилищеда эшләгән вакыт, – дип искә төшерде. – Бер кичәдә Фирая “Сибелә чәчәк” җырын җырлады. Менә шунда игътибар иттем мин аңа. Үземдә дә, көйне аңлау, ишетү сәләте көчле минем. Җырларга яратам.
Әңгәмә барышында Ринат Мингаяровичның бик матур җырлавын ишетеп алдым. Үзе җырлаган кеше, билгеле, җырчы күңелен аңлый, аңа тартыла. Озак та үтми алар өйләнешеп тә куя.
Ринат Казанда туып-үскән егет. Өч егет үсә алар. Әтиләре Мингаяр сугыштан кайткач, озак тормый, 42 яшендә үлә.
– Сугыштан ашказаны авыртып кайтты, – дип сөйләде ул. – Әти, ачлыктан интектек, бил каешларын кайнатып, шулпасын эчәр идек, дип сөйләр иде.
Ринат 7 сыйныфны тәмамлагач, һөнәр училищесында токарьлыкка укый. Заводка эшкә керә. Кичке мәктәптә 10 сыйныфны тәмамлый. Индустриаль-педагогик техникум, педагогия институтында белем ала. Юллама белән Арча педагогия училищесына эшкә кайткан егет гомере буе хезмәткә өйрәтү методикасы укытучысы булып эшли.
Хезмәт биографиясен токарьлыктан башлап, СССР халык мәгарифе отличнигы дәрәҗәсенә күтәрелеп, зур исемнәр алып, мактаулы хезмәт юлы үткән кеше ул. Хезмәтенең бөтен нечкәлекләрен белеп башкара. Уку йортларында алган белемнәре тулысы белән эшкә җигелә. Иң яхшы кабинет аныкы була. Лекцияләр белән хәтта Мәскәүгә кадәр бара. Казанда республиканың мәктәп укучылары арасында технология буенча олимпиадаларда жюри әгъзасы була. Педучилищеда студентлар белән агач һәм тимердән ни генә иҗат итми алар?! 50 чыгарылыш төркемнәре бар аның! Кемдә бар әле ул. Студентларыннан килгән хатларда күпме җылы сүз? Хезмәтеңә бәя менә шушында инде.
Фотоларда тормыш мизгелләре. Гаилә белән кайда гына булмаган алар: Гагра, Феодосия, Евпатория, Севастополь, Абхазия, Ленинград, Рига... Олы кызлары Гөлнара Германиядә кияүдә, музыкадан укыта. Уллары Илдус Арча РЭСында эшли. Тагын бер кызлары Зөлфия Арча педагогика көллия- тендә инглиз теленнән укыта. “Балалар акыллы, тәүфыйклы, – дип сөенә өлкәннәр. – Тәрбиядә иң мөһиме әти-әни үрнәге”.
Ни өчен икесендә ике төрле фамилия?
– Мин Фираяның әтисен бик нык хөрмәт иттем, – дип җавап бирде минем сорауга Ринат Мингаярович. – Бабай (Мөхәммәтҗан) кызының җырлавы белән бик горурлана иде. Фираяны тамашачы Батыршина буларак белә бит. Шуңа күрә ул үз фамилиясендә калды.
Фирая ханым бер фотоны күрсәтте: Арчаның тау битендә (сабантуй урыны) йөзләгән кешелек хор белән бер кыз бала (Фирая) идарә итә. “Әнә анда, тау башында, әти карап торыр иде”, – ди дулкынланып Фирая ханым.
...Укытучылар гаиләсе. Әти-әни, балалар, килен – бар да укытучы. “Без башка һөнәрне белмибез”, – ди Фирая ханым. Бәлки бу шулай дөресрәктер дә. Ринат Мингаяровичны юбилее һәм, гомумән, Алмаевлар гаиләсен укытучылар көне белән котлыйбыз. Исән-имин, балалар куанычы белән тигезлектә яшәргә язсын.
Румия Надршина
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
Татарстан «Земство почтальоны»Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен иң күп гаризалар килгән төбәкләрнең берсе булды
«Земский почтальон – 2026» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү мөмкин кадәр күбрәк теләүчеләр катнашсын өчен озайтылды. Конкурс 2 мартта старт алды һәм дүрт атна эчендә Татарстаннан 100 дән артык кеше гариза бирде. Бүгенге көндә республика конкурста катнашучылар саны буенча Россия төбәкләренең беренче өчлегенә керә. Гаризалар 9 апрельдә Мәскәү вакыты белән 23: 59 сәгатьтә кабул ителә. » Земство почтальоны – 2026 « конкурсын оештыручылар — Россия Федерациясе цифрлар министрлыгы, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре һөнәр берлеге ярдәмендә» Бердәм Россия « нең» Россия авылы " федераль партия проекты. Конкурс берничә этапта уза. Гаризаларны кабул итү тәмамланганнан соң төбәк эксперт комиссияләре финалистларны сайлап алачак, алар 26 майда Мәскәүдә кара-каршы финалда катнашачак.
Су басу халыкка рекомендацияләр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз; • беренче медицина ярдәме күрсәтү аптечкасын, гадәттә куллана торган даруларны әзерләгез; • кыйммәтле әйберләрне һәм әйберләрне өске катларга (чормаларга) күчерегез, ишегалдына беркетү эшләрен башкарырга тырышыгыз (тәрәзәләргә, ишекләргә такта ябыштырыгыз, утын, төзелеш материалларын беркетегез һ.б.).б.); • автоном яктылык чыганагы (электр фонаре, керосин лампасы)белән запасланыгыз; • йорт хайваннары булганда, аларны калку урыннарга урнаштыру мөмкинлеген билгеләгез яисә терлекләрне кирәкле азык запасы булган куркынычсыз урынга оешкан төстә куып чыгару өчен төркемнәр оештырыгыз; • кинәт су басу вакытында эвакуацияләү тәртибе һәм ысуллары турындагы мәгълүматны өйрәнегез; • үзегез һәм гаилә әгъзалары өчен мөмкин булган гамәлләр вариантларын эшләгез.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 апрель
2026 елның 9 апрелендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көчле җил 15-20 м/с (Казанда 18 м/с кадәр) көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
7
апрель, 2026 ел
Ташу. Халыкка тәкъдимнәр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз;
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз