Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Аларның гомер юллары сокланырлык
2015 елның 2 октябре, җомга
Аларның гомер юллары сокланырлык
Утар Аты авылында яшәүче Разия апа Моратова быел тугыз дистәне тутырды.
— Мин 8 балалы ишле гаиләдә үстем, — дип сөйли ул. — Әнинең бер энесе хәрби, икенчесе табиб иде. Күбрәк шулар кулында үстем, өченче сыйныфка кадәр авылда, дүртенчене әнинең Бөгелмәдәге хәрби энесендә, 5–6нчы сыйныфларны Казандагы табиб энесендә торып укыдым.
Аннан әнисе: “Мин синең белән тора да алмый калам бит инде” — дип Субаш Атыга кайтара. Ана күңеле сизгәндер — озак та үтми үлеп китә ул. Җиденче сыйныфны бетерүгә сугыш башлана. Ике абыйсы да кызны укытучы иткәнче үзебез укытабыз, дип әйткән булалар. Үзенең дә бик укытучы буласы килә.
Әмма сугыш барысын да үзгәртә. Колхоздагы секретарьны да, хисапчыны да фронтка алалар. Разия бик яхшы билгеләргә генә укый, русчаны да яхшы белә. 1941 елның июль аенда колхозга секретарь итеп куялар. Бераздан хисапчы итәләр. Аның булачак ире Гыйният тә колхозда хисапчы булган, 1940 елда армиягә алынган. Сугышның башыннан ахырына кадәр катнашкан, яраланган, 1946 елда гына кайта алган. Шушы ел ахырында никахлашып, 54 ел тату гына яшәп 6 бала үстерәләр.
Разия 14 ел хисапчы булып эшли. “Без конторда гына утыр- мадык, — дип дәвам итә ул. — Авылда ир–атлар юк, картлар да, бала–чага. Көне буе басуда урак урып, учма бәйләп, молотилкада ашлык суктыра идек тә, кич җиткәч кенә кәнсәләргә кайтып сукыр ут яндырып хисап эшләрен эшли идек. Тәрәзәләргә кара пәрдә корып. Кыш көне ягарга булмаганда язып утырганда бармаклар да өши иде”.
Районнан вәкил килеп ач–ялангач халыкны заемга яздыр- та, тавыгы булса да, булмаса да, елына 360 йомырка, 360 литр сөт, 40 кило ит тапшырасы. Үзләре, балалары ач булса да, барыбер сорыйлар. “Арчадан бер күзен бәйләгән вәкил килгән иде. Урак урганда балаларына булыр дип алъяпкыч кесәсенә арыш уып салган өчен өч хатын–кызны төрмәгә җибәрде. Икесенең берәр баласы, Ләйлүфәр Хөснетдинованың 6 баласы, карт кайнанасы ятим калдылар. Алар кайтмадылар, шунда үлделәр”.
Колхоз эшеннән кайткач өйдәгесе дә җитәрлек бит аның. Вакыты белән 10–15 кешегә җиткән гаиләдә хезмәт итүе җиңел булмый. Таулы, елгалы чишмәләрдән күпме сулар ташылган.
— Без аның йоклаган чакларын күрә алмадык, — дип искә ала кызы Наҗия. — Безнең бабай киез итек асларына сала, башмаклар ясый иде. Ул эшләгәндә әнигә дә ятарга ярамаган. Йон җерләп, оекбашлар бәйләп утырган. Бер кичне йоклап китеп, кабасы аяк арасыннан ычкынып бабайның башына төшә, шуннан соң гына аңа ял биргәли башлый.
Әни: “Казанга китим, аннан урнашкач балаларны алдырырмын”, — дип әйтеп карый. Әти: “Түз, Разия, һаман болай булмас”, — дигән. Әтиебез бик әйбәт кеше иде.
Аның әйбәт кеше булганлыгын авыр чактагы бер вакыйга ачык күрсәтә.
Беренче баласын Разия бик кыенлык белән таба, ул бик каты авырган. Бала үле була, әни кешенең сәламәтлеге нык какшый. “Андый хатын белән ничек яшәрсең?” — дип алып кайтмаска киңәш итүчеләр дә була.
— Миңа килгәндә андый түгел иде, — дип, ире чын ирлек күрсәтә.
— Әни безне бик матур киендерә иде, — дип дәвам итә кызы Наҗия Фәйзрахманова. — Йомырка сатып, базардан киемнәр алып кайтып киендерде, апасының кызына да ала иде. Бик юмарт, изге кеше ул әниебез.
Район житәкчесе Илшат Нуриев Разия әбине юбилее белән котлап Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды.
Чөмә-Елга авылында гомер итүче Миннебанат әби Шакирҗанованың башыннан кичергәннәре үзе бер китап язарлык. Шуларның берсен ул 95 яшьлек юбилее белән котларга, илебез Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырырга килгән район башлыгы Илшат Нуриевка да сөйләде.
— Мине ат үтергән өчен төрмәгә утыртасылар иде, — дип моннан җитмеш еллар элек булган хәлләрне искә төшерде ул. — Мин Казанда эшләп кайткач Иске Масрадагы артельгә урнаштым. Ат белән товар ташыдым. Бервакыт юлны кыскартып Иске Му тавыннан төшкәндә бер көпчәк кырыйга туры килеп арба ауды, ат егылды. Ярдәмгә чакырырга кеше дә юк, камыт бавын чишә генә алмыйм бит, ат буылып үлә дип, котлар калмады. Алланың рәхмәте белән чишә алдым тагын, атны торгызып, әйберләрне тау башына ташыдым...
Хәзер болар кызык кына булып тоела. Ә ул елларда атка камыт, ыңгырчак кырдырган өчен дә хөкем иткәннәр.
— Безнең әти дә, әни дә бик тырыш, әйбәт булдылар, эшкә өйрәттеләр, барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, — ди кызлары Майсәрә.
— Сез тормыш авырлыкларын күп күргән, әмма сынау- ларда сынатмаган, сыгылмаган кешеләр, — диде муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 1 октябрьдә район Мәдәният йортында өлкәннәр ункөнлеген ачу тантанасында залда утырган ветераннарга мөрәҗәгать итеп. — Сезнең күбегез район тормышында бүген дә бик актив катнаша. Барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә! Сорауларыгыз булса, минем кабинет ишекләре һәрвакыт ачык. Телефоннан да шалтырата аласыз, мин үзем дә бик кирәк булганда сезнең янга барып килергә әзер.
Район ветераннар советы рәисе Альберт Җамалиев бик игътибарлы булганнары өчен район, оешма җитәкчеләренә рәхмәт сүзләре җиткерде. Соңыннан Арча халык театры ветераннар өчен бушлай спектакль куйды.
Ильяс Фәттахов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов хезмәттәшләрен һәм ветераннарны Россия янгыннан саклау көне белән котлады
Хөрмәтле коллегалар! Кадерле ветераннар! Бу истәлекле көндә үз гомерен янгын сүндерү эшенә багышлаган һәркемгә ихлас рәхмәтегезне һәм тирән хөрмәтегезне белдерергә рөхсәт итегез. Һөнәри бәйрәмем — Россия янгын күзәтчелеге көне белән котлыйм! Бу көн гражданнарның тормышын һәм Мөлкәтен яклауга юнәлтелгән кеше ихтыяры, белем һәм фидакарьлек тантанасын гәүдәләндерә. Янгын сүндерүче һөнәре-эш кенә түгел, ул югары дәрәҗәдәге профессионализмны, физик һәм психологик әзерлекне, шулай ук экстремаль шартларда кичекмәстән гамәлләргә әзерлекне таләп итә торган чакыру.
28
апрель, 2026 ел
Өмә-2026
Ел саен Татарстан Республикасында һәм Арча районында гадәттәгечә 1 апрельдән оешмаларның һәм район халкының бөтен көче белән районның санитар-экологик торышын яхшырту һәм уңай шартлар тудыру буенча киң күләмле эш алып барыла. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.03.2026 ел, №462-Р күрсәтмәсен үтәү йөзеннән Арча муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан »Арча муниципаль районында санитар-экологик хәлне яхшырту буенча чаралар үткәрү турында"25.03.2026 ел, №241 карар расланды.
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 21 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 апрель
2026 елның 29 апрелендә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә 15-20 м/с тизлектәге көчле җил көтелә (Казанда 17 м/с кадәр).. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк
Янгынга каршы махсус режим.
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2026 елның 15 апреле 420 номерлы карары нигезендә 25 апрельдән 11 майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу чорда янгын куркынычсызлыгын бозган өчен штраф күләме икеләтә арта. Быел янгынга каршы махсус режимның төп үзенчәлеге- учаклар үрчетүне, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыруны тулысынча тыю. Шулай ук махсус янмый торган савытларда (мангал, жаровняларда һ. б.), җәмәгать туклануы объектлары территорияләреннэн тыш (рестораннар, кафе, барлар һ. б.), урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда ,гражданнарнын бакчачылык яки яшелчәчелек территорияләрендә, урман янгыннары куркынычы янаган балалар ял итү һәм аларны савыктыру оешмалары, шулай ук урман массивлары белән чиктәш икътисад объектлары территорияләрендә ашарга әзерләү өчен ачык ут куллану тыела.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз