Юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүче җәяүлеләр санының артуы борчылу тудыра

2015 елның 7 октябре, чәршәмбе
Юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүче җәяүлеләр санының артуы борчылу тудыра. 8 айда гына да Татарстан Республикасында 957 җәяүлене бәрдерү очрагы теркәлгән. Шуларда 98 кеше һәлак булган, 900е төрле авырлыктагы тән җәрәхәте алган.
Юл аркылы чыгу урыннарында да 353 юл-транспорт һәлакәте булып, 12 җәяүле һәлак булган, 350се зыян күргән.
– Һәр дүртенче юл-транспорт һәлакәте юл аркылы чыгу урыннарының тиешле дәрәҗәдә булмавы нәтиҗәсендә килеп чыга. Көзге-кышкы чорда “зебра” сызыклары бөтенләй күренми. Хәзер көннәр дә тиз караңгылана. Шуңа җәяүлеләрдә дә яктылык кайтаручы әйберләр булуы мөһим”, – ди ЮХИДИнең Арча бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Нотфуллин.
Җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау максатында 1октябрьдән 10 октябрьгә кадәр “Җәяүле юл аркылы чыгу урыны” дигән ункөнлек үткәрелә. Бу вакытта шушы мәсьәлгә аеруча зур игътибар биреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International