Сак булыгыз, мошенниклар!
Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина:
– Безгә борчылып шалтыратучылар күп, – дигән хәбәр җиткерде. – Ике егет йортларга, фатирларга кереп, үзләрен Пенсия фонды хезмәткәрләре дип таныштырып, хәтта таныклык та күрсәтеп, кешеләрдән СНИЛС, паспортларын күрсәтүне сорыйлар, номерларын язып алалар, хәтта фотога да төшерәләр икән. Бу егетләр безнең хезмәткәрләр түгел. Пенсия фонды хезмәткәрләре бервакытта да өйләргә барып, документлар тикшереп йөрми. Чит кешеләрне өйгә кертмәскә, сак булырга кирәк.