Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, адвокатлык һәм нотариаль палаталар Өлкән яшьтәге кешеләр ункөнлеге кысаларында 2015 елның 9 октябрендә халыкка юридик ярдәм күрсәтү һәм хокукларны аңлату буенча бушлай кабул итү үткәрә.
Арча шәһәре, Банк урамы, 6 в йорт, 1 кат, 1нче кабинет (Мәрхәмәтлек үзәге) адресы буенча Низаметдинова Рәзинә Әдһәм кызы 8 сәгатьтән 9.30 сәгатькә, Рәхимов Данил Гадел улы 9.30 сәгатьтән 11 сәгатькә, Зохирджанов Хайрат Рабилджан улы 11 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр кабул итә.
Алдан язылу өчен телефон: 3–13–33.