2 октябрьдә “Арча” спорт комплексында 1997–1998 елгы һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча район беренчелегенә ярышлар үткәрелде. Ярышта район уку йортларында белем алучы 178 көрәшче катнашты. Спортчыларны муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев тәбрикләде.
Ярышлар кызыклы узды. Нәтиҗәдә үз үлчәүләрендә Инсаф Галәветдинов (педагогика көллияте), Инсаф Корбангалиев (педагогика көллияте), Камил Кәримов (Шушмабаш), Булат Шәйхетдинов (педагогика көллияте), Азат Хәмзин (Яңа Кенәр лицее), Рамил Хәкимҗанов (педагогика көллияте), Фәнгиз Мәннапов (Түбән Мәтәскә), Фаяз Зарипов (Наласа), Рәнис Шәмсетдинов (Наласа) җиңде.