Бүләкләр тапшырды

2015 елның 7 октябре, чәршәмбе

3 октябрьдә район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев Арча шәһәренең Питомник бистәсендә яшәүче Прасковья Бирючевскаяга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район җитәкчесе Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды.

Прасковья Кирилловна 1925 елда Питрәч районының Белкино авылында туган. Сугыш елларында урман кисә, кырда эшли. Сугыштан соң Арчада медицина шәфкать туташы була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International