Аерылгысыз тормыш ядкәре

2015 елның 7 октябре, чәршәмбе

Аерылгысыз тормыш ядкәре

Укытучы көне – үзенчәлекле һәм халыкара бәйрәм. Чөнки аны, кем һәм кайда булмасын, мәктәп бусагасын атлап кергән һәркем билгеләп үтә. 2 октябрьдә Арча мәдәният йортында да Укытучы көне уңаеннан бик матур чара булды.

Ул үзенчәлекле башланып китте. Лазер шоу бәйрәмгә сихрилек өстәде, баетып җибәрде. Арча Укучылар сарае каршында эшләп килүче “Нур” телестудиясе әзерләгән видеосюжет аны тагын да тулыландырды.

– Һәрберебезнең күңеленә мәңгелеккә уелып калган сүзләрнең берсе – укытучы. Безнең киләчәк балалар кулында, дибез. Ә аларны киләчәгебезне төзүчеләр итеп тәрбияләү – укытучылар кулында. Бу һөнәрне һәркем сайлый алмый. Аның өчен балаларны, тормышны яратырга, тырыш, түзем, ныклы ихтыяр көченә ия булырга кирәк, – диде район башлыгы Илшат Нуриев мөгаллим һәм мөгаллимәләрне тәбрик- ләп. – Укытучы гомере аның үз гомеренә караганда озынрак. Чөнки ул үзе укыткан укучыларында дәвам итә.

Илшат Нуриев мактаулы укытучыларга Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталарын, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге уңышлары өчен” күкрәк билгеләрен, Арча муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатларын тапшыр-ды. Шулай ук ул үзенең беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүен, уку елларын исенә төшерде.

– Безнең сыйныфтагы 10 отличник исемлегендә булдым. Сыйныф җитәкчебез Халидә Закирова иде, – диде ул һәм укытучысын сәхнәгә чакырып, аңа чәчәк бәйләме тапшырды, җилкәсенә ак шәл салды.

– Мин эшкә килгәндә Илшат 7нче сыйныфта укый иде. Сыйныфта 23 бала. Әле бөтенләй тәҗрибәсез яшь укытучы өчен башта җиңел булмады. Әмма хәзер үз хезмәтемнең нәтиҗәсен күрәм. Бүген бәйрәмдә утырган барлык укытучыларга да Илшат кебек уңган, булган, сәләтле балалар насыйп булсын, – диде мөгаллимә.

Ул көнне ветеран укытучылар иңнәрен дә ак ефәк шәлләр бизәде, йөзләре дә кулларындагы чәчәк бәйләмнәре кебек гүзәл иде.

– Зирәк һәм өлгер, тырыш һәм түзем булуыгыз, бер адым да калышмыйча, заман белән бергә атлап баруыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Укытучы һөнәре һәрвакыттагыча быел да бик мөһим, – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев укытучыларны тәбрикләп.

Ә һөнәри бәйрәм, гадәттәгечә, бүләкләрсез үтми. Бу көнне ул аеруча күп булды. “Үз мәктәбеңә булыш” акциясе кысаларында үз мәктәп- ләренә ярдәм йөзеннән аеруча зур эш башкарган җитәкчеләр, шәхси эшмәкәрләр дә билгеләп үтелде. Алкышлар сәхнәгә күтәрелгән шәхси эшмәкәр Алимас Әмиров, хуҗалык җитәкчеләре Рәүф Гыйлаҗетдинов, Мансур Әхмәтов хөрмәтенә иде.

Шулай ук яңа уку елына әзерлек буенча бәйге җиңүчеләренә дә, “Һөнәргә тугрылык”, “Фәнгә адым”, “IT–чемпион”, “Иң яхшы мәктәп ярминкәсе” номинацияләрендә призлы урыннарга лаек булган мәктәпләр, иң яхшы чәчәкләр күргәзмәсе үткәргән балалар бакчалары коллективлары истәлек бүләкләренә лаек булды.

Мәгариф өлкәсенең тагын бер уңай ягы бар – профсоюз оешмасы гөрләп эшләп килә, аның үз хезмәтенә тугрылыклы һәм укытучыларның ялын оештыру, сәламәтлекләрен ныгыту турында туктаусыз кайгыртып торган җитәкчесе Вакыйф Харисов бар.

– 10 елдан артык Спартакиадалар үткәреп киләбез. Укытучылар район гына түгел, республика күләмендәге ярышларда да җиңүләр яулый. Ә быел без беренче тапкыр күчмә кубок булдырырга уйладык. Һәм ул бу юлы Апаз урта мәктәбе коллективына тапшырыла. Аларга бүләк итеп спорт кирәк–яраклары да бирелә, – диде Вакыйф Харисов.

Шулай ук иң яхшы эшләгән башлангыч профсоюз оешмалары рәисләре дә бүләксез калмады.

Мәктәпләрдә хәрби хәзерлек буенча эш алып барган, илебез сакчылары әзерләгән укытучыларны Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов билгеләп үтте. Гаилә динас- тияләреннән Ташкичүдән Насыйбуллиннар динас- тиясе сәхнәгә чакырылды. “17 кеше үз тормышын мәктәп белән бәйләде. Киләчәктә дә бу юнәлештә эш алып барам әле”, – диде Розалия Насыйбуллина һәм үзе иҗат иткән шигырен укыды.

Ә иң соңыннан сәхнәне яшь укытучылар “бизәде”. “Әле кайчан гына мәктәп бусагасын атлап кергән идем. Хәзер үзем укытучы. Мин бик бәхетле. Беренчедән, әти–әнием юлын дәвам итәм. Икенчедән, үзем укыган мәктәбемдә, элеккеге укытучыларым, хәзерге остазларым кул астында эшләячәкмен”, – диде бишенче гимназия- дән Алисә Ибраһимова.

5 октябрьдә Арча педагогика көллиятендә дә Укытучы көне уңаеннан бик зур чара булды. Анда ветеран укытучылар да чакырылган иде.

– Бу чараның тәрбияви яктан әһәмияте бик зур. Анда студентлар да катнаша. Ә алар үзләре дә булачак укытучылар, – диде җитәкчесе Гөлнара Гарипова. – Көллиятнең данын күтәрүдә үзләреннән зур өлеш керткән ветераннарыбыз алдында баш иябез. Уку йортының киләчәге дә өметле булуына ышанырсыз, дип уйлыйм. Чөнки бүген сезнең каршыда 1–2 курс студентлары чыгыш ясаячак.

Бәйрәмгә ТР Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та кайтты. Аның ветеран укытучыларга бүләкләре дә бар иде.

– Дөньяның ачысын-төчесен күргән ветеран укытучылар белән очрашу – үзе бер вакыйга. – Ә көллият туган телебезне, милләтебезне, гореф-гадәтләрне саклауга зур өлеш кертүче уку йортларыбызның берсе.

Тантанада шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов та катнашты. Соңыннан укытучылар хөрмәтенә зур концерт булды.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International