Автобраконьерлар тоткарлады

2015 елның 9 октябре, җомга

Полиция участок инспекторы, подполковник Раил Рәхмәтуллин, районара аучылык бүлеге җитәкчесе Илһам Галимҗанов, “Шора” аучылык хуҗалыгы инспекторы Раил Сәләхетдинов 24 сентябрьдә төнлә Түбән Оры басуында автобраконьерлык белән шөгыльләнгән Р–н белән Р–лны тоткарладылар. Аларга шактый күләмдә штраф түләргә туры килә.

Хәзерге вакытта Кишет басуында автобраконьерлык белән шөгыльләнүчеләрнең кемнәр икәнлеген ачыклау бара.

Төнлә ут яктысында “ауга” чыккан браконьерлар — табигать дошманнары. Аларга карата закон да кырыс — транспортыңнан, ау мылтыгыннан мәхрүм калырга мөмкин, штрафлар да зурдан.

Район аучылык биләмәләрендә рейдлар дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International