1 октябрьдә Шушмабаш урта мәктәбенең ветеран укытучылары Арчага сәяхәт кылды. Менә шулай бергә очрашып, коллектив белән килү үзе үк йөрәккә рәхәт. Аралашалар, сөйләшәләр, күңел ачалар.
– Бу чараны мәктәп директоры Рәзилә Шәймәрданова тәкъдиме белән башлангыч профсоюз комитеты оештырды, – ди профсоюз оешмасы җитәкчесе Фирая Мортазина. – Өченче ел Балыкчы авылында булган идек. Быел Җиңү паркына килдек. Кафега кереп чәй эчеп чыкканнан соң, Мәдәният йортына спектакль карарга бардык. Өлкәннәр өйдән чыгып йөрергә бик яратмый бит. Шуңа алар өчен бу сәяхәт искиткеч матур тәэсирләр калдырыр, дип ышанам.
– Арча бик матурайган, зурайган. Җиңү паркы да искиткеч. Безнең өчен мондый чара оештырган җитәкчеләргә зур рәхмәт, – диде ветеран укытучылар.