Олимпия ярышларына әзерләнәләр

2015 елның 9 октябре, җомга

Олимпия ярышларына әзерләнәләр

Арча стадионына кичләрен йөрергә төшсәң, биатлончы, чаңгычыларның чаңгы-роллерларда чыж да выж шууларын күрәсең. Быел аларның трассасы тагын да озынайтылган. Моның өчен алар район башлыгына рәхмәт әйтә.

Стадионга бер төшүемдә биатлончы, чаңгычыларның тренеры Рәис Камаловтан хәлләрен сораштым.

– Җәйге күнегүләр каты булды, – дип сөйләде ул. – Арчаның 1нче мәктәбе укучысы Диләрә Фәссалова белән Түбән Мәтәскә укучысы Лилия Рәхмәтуллина Ижевскида Россия күләмендәге биатлончыларны әзерләүче мәктәптә шөгыльләнделәр, августта ай буе Сочида Олимпия комплексында тауларда чыныгу алдылар.

Урта Курсадан Фәнүзә Сәлахова, Арчаның 2нче мәктәбеннән Илназ Дияров, 5нче гимназиядән Эльвира Вафина Зәй, Җәлил шәһәрләрендә шөгыльләнделәр, августта Кавказ тауларында булдылар. Зәй шәһәрендә узган республика ярышында Фәнүзә Сәлахова чаңгы-роллерларда 5 километр араны үтүдә финишка беренче килде. Илназ Дияров Җәлил шәһәрендәге республика күләмендәге ярышта 3нче урынны алды.

Күптән түгел җәйге ярышларга Алабугада йомгак ясалды. Анда үткән ярышларда Лилия Рәхмәтуллина, яшьтәшләре арасында 5 километр араны чаңгы-роллерларда уңышлы үтеп, 1нче урынны, Диләрә Фәссалова шулай ук 1нче урынны, Фәнүзә Сәлахова 3нче урынны алды.

– Лилия белән Диләрә республиканың җыелма команда составында Төмәнгә, Фәнүзә Саян тауларына китәчәк. Лилия белән Диләрә Казанның олимпия резервы училищесында укый. Анда Россия буенча 200ләп бала белем ала, – дип сүзен тәмамлады Рәис Камалов.

Кызларга уңышлар телибез.

...Стадионга бер төшүемдә Урта Курсадан Фәнүзә Сәлахованы очраттым.

– Бүген без Яшел Үзәндә республиканың җыелма команда составында шөгыльләнәбез, – диде ул.

Фәнүзәне әтисе машина белән килеп алды.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International