Редакциягә Арча шәһәренең Банк урамында яшәүче Минямал Фазлыева килеп керде.
— Без Арчага күп еллар элек Себердән күчеп кайткан идек, — диде ул. — Ирем белән икебез дә пенсиядә. Быел Өлкәннәр көнендә икебезгә дә күчтәнәчләр китереп киттеләр, бик куандык та, гаҗәпләндек тә. Моңа кадәр андый хәлнең булганы юк иде. Район җитәкчеләренә зур рәхмәт!