Пенсияңне яшьтән кайгырт

2015 елның 9 октябре, җомга

Пенсияңне яшьтән кайгырт

Арчаның 5нче гимазиясе югары сыйныф укучылары кулларына пенсия турындагы төсле матур китапны алгач, “О-о, пенсия!” дип үзара көлешеп алдылар. Чыннан да, аларга пенсия чоры Каф таулары артында кебек әле. Әмма!

Бар да еракта, киләчәктә әле дип яшәү хәзер искерә бара. Пенсия белән дә шулай. Гомере булган кешегә килә дә җитә ул көн. Ике икең дүрт дигәндәй, зур хезмәт хакы алып эшләгән һәм стажы булганнарның пенсиясе дә әйбәт чыга. Быел гамәлгә кергән яңа закон буенча да ул шулай.

Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре мәктәпләрдә югары сыйныф укучыларына әнә шул турыда аңлатырга тырышалар. Шундый очрашуларның берсе Арчаның 5нче гимназиясендә булды. Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина югары сыйныф укучыларына пенсиянең ни икәнен аңлатып, пенсия турында яшьтән кайгыртырга кирәклеге турында сөйләде. Тиешле һөнәрне алып, рәсми рәвештә теркәлеп эшләргә, хезмәт хакын рәсмиләштермичә конвертта түгел, ә бәлки барлык хезмәт хакыннан да Пенсия фондына взнослар күчә торган итеп, кулга алыр-га кирәклеге турында һәм башка мәсьәләләр хакында тулы мәгълүмат бирелде. Тугач та бирелә торган СНИЛС турында да сөйләшенде. Анда безнең исәпкә күчкән барлык взнослар да исәпләнеп барыла. Бу турыда да белде балалар. Пенсия турындагы видеоролик әңгәмәне тагын да җанландырып җибәрде.

...Алга киткән чит ил өлкәннәре пенсиягә аяк баскач, дөнья буйлап сәяхәткә чыгып китә. Пенсия турында яшьтән кайгыртсак, бәлки безгә дә килер ул көн?!

Очрашу тәмам. Яныма бер кыз бала килеп, миңа китап җитмәде, бер китап бирмәссезме икән, дип үтенде. Сүз укучыларга өләшенгән пенсия турындагы төсле, матур китап турында бара иде. Димәк, аңлатулар кайберәүләргә үтеп кергән.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International