Халкыбыз тырыш, мөмкинлекләребез зур

2015 елның 9 октябре, җомга

Халкыбыз тырыш, мөмкинлекләребез зур

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан муниципаль район башлыгы Илшат Нуриевка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

— Илшат Габделфәртович, бу ел авыл хуҗалыгы өчен ничек килде дип исәплисез?

— Тулаем алганда, начар түгел. Әмма майның икенче яртысында һаваның коры торуы бераз куркыткан иде. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән июнь, июль, август айлары бик әйбәт килде. Терлек азыгын мул итеп әзерли алдык, игеннәрнең бер гектарыннан уртача 30 центнерга якын уңыш чыкты. Барысы 150,8 мең тонна ашлык җыйнап алдык. Республикада иң зур күрсәткеч бу. Бәрәңге уңышы да бик яхшы. Табигатьнең рәхимлелеге, механизаторлар, белгечләр, җитәкчеләрнең тырышлыгы, осталыгы әйбәт нәтиҗәләр бирде.

Югары технологияләр кулланып эшләгән хуҗалыкларыбыз- ның күрсәткечләре тагын да югарырак. “Кырлай”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Игенче”, “Курса МТСы” ширкәтләрендә бөртеклеләрнең бер гектардан уртача уңышы 40 центнердан артык булды.

Билгеле, уңышның нигезе — яхшы орлык. 2015 елда чәчелгән орлыкларның 91,3 проценты югары репродукцияле иде. Нәтиҗәле эшләп килүче орлыкчылык хуҗалыклары — “Ак барс” агрокомплексы”, “Игенче”, “Кырлай”, “Курса МТСы” ширкәтләренең, “Арча сорт–сынау участогы”ның районда орлыкчылыкны яхшыртуда өлешләре зур.

Бер үк табигый шартларда эшләүче хуҗалыкларда алынган уңыш күләме төрлечә. Төп сәбәп — минераль ашламалар куллануда. Быел 1 гектар чәчүлек җирләренә тәэсир итүче матдәләрдә 36 килограмм ашлама кертелде. Бу күрсәткеч “Кырлай”да — 98, “Курса МТСы”нда — 75, “Ак барс” агрокомплексы”нда — 65, “Игенче”дә — 60 килограмм. Ә менә “Мәрҗани” ширкәтендә 20 килограмм гына туры килә.

Ачы туфракларны известьлау башлыча иң югары уңыш алган хуҗалыкларда башкарыла. Чәчүлек мәйданнарның фәнни нигезләнгән структурасы булырга тиеш. Минераль ашламаларга бәя елдан–ел арта барганда туфракның уңдырышлылыгын күпьеллык үләннәр һәм сидераль культуралар ярдәмендә күтәрү отышлырак. Бу мәсьәләдә “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтенең тәҗрибәсе калган хуҗалыкларга үрнәк булып тора.

Безнең Айдар Сабиров, Рафис Аксаков, Дамир Шакирҗанов, Дамир Хәлиуллин кебек уңышлы гына эшләүче фермер хуҗалыкларыбыз да бар.

— Икенче мөһим тармак — терлекчелектәге эшләр торышы турында да әйтеп үтсәгез иде.

— Быел барлык хуҗалыкларда да терлек азыгын мул һәм сыйфатлы итеп әзерләү өчен бөтен мөмкинлекләр бар иде. Район буенча бер шартлы терлеккә 33 центнерга якын азык берәмлеге әзерләнде. “Игенче” ширкәтендә 52 центнер туры килә. “Ак барс” агрокомплексы”, “Кырлай”, “Аю”, “Мәрҗани”, Ватан”, “Курса МТСы”, “Татарстан”, “Северный” ширкәтләрендә дә азык мул тупланды. Бу безгә терлекләрне уңышлы кышлату, терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыру өчен ныклы нигез булып тора.

Ел башыннан районда 445285 центнер сөт савылды. Бу узган елның шул чорына караганда 18278 центнерга (4 процент) күбрәк.

Иң зур үсешне (246 процент) Тукай ширкәте бирде, анда сөт саву 4279 центнерга артты. “Игенче”, “Северный”, “Акчишмә” хуҗалыкларында сөт җитештерү 13–7 процентка күбрәк.

Район буенча бер сыердан уртача 4059 килограмм сөт савылды. Бу күрсәткеч тә узган елгыдан артыграк. “Ак барс” агрокомплексы”нда — 7457, Тукай хуҗалыгында — 7439, “Кырлай”да — 6067 килограмм сөт саудылар.

Тугыз айда 1126 центнер ит күбрәк җитештерелде, үсеш — 3 процент. Тукай, “Северный”, “Арча” ширкәтләре — иң зур үсеш бирүчеләр.

Терлекләрнең баш саны арту ягында. Тукай, “Северный”, “Аю”, “Акчишмә”, “Татарстан” ширкәтләрен уңай яктан әйтеп үтәсе килә.

Быел 402 бозау артыграк алынды. Тукай ширкәтендә 283 башка күбрәк алдылар.

Бәйрәм уңаеннан алдынгы терлекчеләребезне дә әйтеп үтү урынлы булыр. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте сыер савучысы Гөлия Гасыймуллина тугыз айда 8757 центнер, бер сыердан уртача 7485 килограмм сөт сауды. “Курса МТСы” ширкәтеннән Сания Рәхимова, “Ватан” ширкәтеннән Фирүзә Хөснетдинова, “Мәрҗани” ширкәтеннән бозау караучылар Сүрия Хәлиуллина, Әнзия Мөхәммәтшина, “Северный” ширкәтеннән Раушания Шәмсетдинова, “Кырлай”дан Нурия Мәүлиева һәм башка бик күп терлекчеләребез үзләренең фидакарь хезмәтләре белән куандыралар.

Билгеле, без әле терлекчелектә барлык мөмкинлекләр дә тулы файдаланыла дип әйтә алмыйбыз. Хуҗалыкларның төп табыш чыганагы терлекчелек тармагында. Финанс мәсьәләсе кискенләшә барган шартларда без бу тармакка игътибарны нык арттырырга тиешбез.

— Яңасала авылыннан фермадагы терлекләрне алып китеп бетерәләр, без эшсез калабыз, дип шалтыраталар.

— Районда проблемалы хуҗалыклар бар, Яңасала, Каенсар авыллары кергән “Нива” ширкәте дә шулар арасында. Дөрес, андагы инвесторлар ярдәмендә чәчүлек җирләрен эшкәртеп, уңышын җыйнап алдылар. Әмма терлекчелектә максатчан эш алып бару җитми, нәсел эше белән шөгыльләнмиләр, белгечләр юк.

Әлеге хуҗалыкның киләчәгенә кагылышлы берничә вариант бар. Әлбәттә, аның авыл халкы мәнфәгатьләрен кайгыртуны, шул исәптән эш белән тәэмин итүне күздә тотканына өстенлек биреләчәк. Киләчәктә фермалар да буш тормас, дип ышанасы килә. Районда мондый гыйбрәтле мисаллар бар. Бүгенге көндә фермасыз калган Казанбашта 400 баш терлек сыешлы тораклар өлгереп килә. Тукай ширкәтендә 200 баш сыешлы торак инде эшли, тагын 330 башка төзелә. “Нива агрофирмасы” дигән яңа хуҗалык Утар Атыда 100 башка исәпләнгән, “Идел” ширкәте шул ук Утар Атыда 330 баш сыешлы тораклар төзиләр.

 

Тормыш гел алга бара, безнең иң зур байлыгыбыз — тырыш халкыбыз, кадерен белеп эшләгәндә мул уңыш белән куандыра торган җирләребез бар.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International