Район хуҗалыкларының тугыз айлык эшенә йомгак ясалды. Һәр хуҗалык буенча анализ ясалганнан соң якындагы өч елга бурычлар куелды. Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев ит, сөт җитештерүне, терлекләрнең баш саннарын ел саен 5 процентка арттыру бурычын куйды.
Терлекчелектә “Северный”, “Татарстан”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Ватан” хуҗалыкларының әйбәт эшләүләре билгеләп үтелде.