Ирекле халык дружиначылары тәртип саклаячак
Күп еллар үтсә дә, әле бүгенгедәй хәтердә, институтта укыганда без, япь-яшь кызлар, кулга бәйләвечләр тагып, Казан урамы буйлап тәртип сакларга чыга идек. Ирекле халык дружиначылары (ДНД) буларак. Безнең өчен халык дружиначысы булу горурлык саналды.
– Мәктәп елларында да булды ул. Һәр сыйныф чиратлап “Милициянең яшь дусты” (ЮДМ) дигән исем астында кичләрен урамга дежур торырга чыга иде, – диде хезмәттәшем Гөлзия Нәбиуллина. – Аңа әле сыйныфтагы бар кеше түгел, ә яхшы укучылар, активистлар гына лаек була. Кич чыккан, тәртип бозганнарның исемнәрен язып алалар да, шуларны дүшәмбе көнне линейка каршына чыгарып бастыралар иде.
Аннан ирекле халык дружиначылары да, милициянең яшь дуслары да бетте. Һәм күп еллардан соң, 2014 елда, яңадан совет заманындагы ирекле халык дружиначылары калкып чыкты. Узган атнада район хакимиятендә халык дружиначылары командирлары белән эшлекле сөйләшү булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов алып барды.
– Безнең районда да һәр авыл җирлегендә активистлар сайлап алынды, командирлары билгеләнде. Аларның вазыйфасы – полиция хезмәткәрләре белән берлектә җинаятьләрне ачыклау, төрле чаралар вакытында тәртип саклау, җәмгыятькә куркыныч янауны кисәтү, полиция хезмәткәрләренә ярдәм итү. Шуны да билгеләп үтәм, бу мәҗбүри рәвештә түгел, ә ирекле эш. Һәркем ихтыярый нигездә кабул ителергә тиеш, – диде ул. – Полиция бар әле, ул саклар, дип аңа гына кайтарып калдырмаска, киресенчә, аларга ярдәм күрсәтергә кирәк. Бөтенләй бушка да түгел. Яхшы эшләүчеләргә премияләр, бүләкләр каралган. Бүләкләре яхшы. Ирекле халык дружиначылары арасында республика бәйгесе дә игълан ителде. Җиңгән очракта грант акчасы җибәреләчәк. Шуңа бу бәйгедә катнашырга кирәк.
Халык дружиначылары ул – җәмәгать тәртибен саклауда полиция хезмәткәрләренә, җирле үзидарә органнарына һәм дәүләт оешмаларына булышучы җәмәгать органнары вәкилләре. Районда бүген барлыгы 19 отряд бар, аларда 100 кеше теркәлгән. Рамил Гарифҗанов – район штабы җитәкчесе.
Очрашуда эчке эшләр бүлегенең җәмәгать тәртибен саклау буенча өлкән инспекторы Рәмзия Тимерга- лиева да катнашты һәм ирекле халык дружиначылары командирларын бурычлары, хокуклары белән таныштырды.
– Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге ведомстводан тыш сак бүлегендә бермә-бер кыскартулар бара. Полиция хезмәткәрләре кыскара. Ә җәмәгать тәртибен кемдер сакларга тиеш бит. Мәсәлән, күптән түгел сайлаулар булып узды. 62 участок. Министрлыктан шуларга халык дружиначыларын куярга куштылар. Безнең Эчке эшләр министрлыгы системасы да, Татарстан Республикасы хөкүмәте дә, шулай ук бөтен Россия бу юнәлештә төпләп эш башлап җибәрде. Моны “Җәмәгать тәртибен саклауда гражданнарның катнашуы турында”гы Федераль һәм “Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен саклау турында”гы Татарстан Республикасы законнары дәлилли, – диде Рәмзия Тимергалиева һәм дружиначыларга таныклыклар, кулларына бәйләвечләр тапшырды.
– Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ирекле халык дружиначылары барысы да иминиятләнгән булып санала, – дип өстәде Рәмзия Тимергалиева. – Бер-бер хәл була калса, тән җәрәхәте алса, медицина учреждениесе белешмәсе белән иминият акчасы бирелә. Андый хәлләр булмасын гына. Бергә кулга–кул тотынып эшлик.