Бөек Ватан сугышы ветераны Вәли Гәрәевне котладылар

2015 елның 14 октябре, чәршәмбе

12 октябрьдә муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина Кәче авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Вәли Гәрәевне 90 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды.

Вәли Гәрәев 1925 елның 12 октябрендә Түбән Сәрдә авылында туган. Бөек Ватан сугышына 1943 елның 7 ноябрендә алына, Польшаны азат итүдә катнаша, җиңүне Германиядә каршылый.

Сугыштан соң Казанда заводта эшли, “Авангард” колхозында (Кәче) рәис була, төзү материаллары комбинатында баш инженер булып эшли.

Вәли ага соңгы вакытта авырып китте, аңа тизрәк тазаруын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International