Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 10 октябрьдә Арча шәһәрендә яшәүче Зәйнәп Хөсәенованы 90 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды.
Зәйнәп апа Кышлау авылында туган. Бөек Ватан сугышы елларында урман кисүдә эшли. 1951 елда Мәннан Хөсәеновка кияүгә чыга, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. 1960 елдан көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында тегүче булып эшли.