Ике газапның берсе — авыл юллары
Бу әйтем әле һаман да көчен югалтмаган. Дөрес, хәзер күп авылларга асфальт юллар килә, ә менә авыл урамнарының кайберләрендә, кем әйтмешли, башың бетәрлек. Урамда пычрак дип, редакциягә мөрәҗәгать итүчеләр бар.
Район башкарма комитетының шәһәр төзелеше һәм архитектура секторы мөдире Марат Гәрәев болай ди:
— Узган елдан башлап рес- публикада авыл урамнарына вак таш җәю өчен аерым программа эшли башлады. 2014 елда Пөшәңгәр клубына, Түбән Мәтәскә мәктәбенә кадәр, Яңа Иябаш авылына, Наласада Вахитов урамына шул программа буенча вак таш салынды. Авыл урамнарын рәтләү өчен республика бюджетыннан бер елга нибары 10 млн. сум акча бирелә. Быел Божа, Арча питомнигы урамнары бик нык каралды, шулай ук ныклап төзекләндерелгән Казанбаш һәм Утар Аты мәктәпләренә кадәр юллар салынды.
Халыктан җыелган үзара салым акчасын дүрт тапкырга арттырып дәүләтнең субсидия бирүе — бу авыл җирлекләренә урамнарны да тәртипкә китерү өчен мөмкинлек бирде. Республикада “Иң яхшы авыл җирлеге” конкурсында җиңүчеләрнең грант акчасын авыл урамнарын төзекләндерүгә тота алуы да уңай күренеш. Узган ел конкурс- та җиңгән Иске Чүриле, Шушмабаш, Ташкичү авыл җирлекләре грант акчасын Штерә, Носы, Ашытбаш урамнарын төзекләндерүгә тоткан.
Беркөнне Сәрдәбаштан Мисаил Александров редакциягә шалтыратты.
— Безнең тирәне карамыйлар, таш салмыйлар, — дип зарланды ул.
Шунда ук Шушмабаш авыл җирлеге (Сәрдәбаш шуңа карый) башлыгы Вәзир Сәгыйтов белән элемтәгә кердек.
— Быел үзара салым акчасына 450 тонна таш ташыдык, — дип сөйләде ул. — Җыелган акчага карап, шуны Шушмабаш авыл җирлегенә кергән 7 авылга бүлдек. Сәрдәбашка ике тагылмалы “КамАЗ” белән 40 тонна таш керттек. Ташны авылга килеп керү белән иң проблемалы урынга салдык. Мисаил Александровлар урамына таш аз гына килеп калды. Алар тирәсе бик начар түгел әле. Әкренләп урамнарны карап торабыз. Барысын да берьюлы эшләп булмый бит. Авыл халкына бер үтенечем бар: таш салынган юлларны саклап тота да белергә кирәк. Теләсә нинди техника белән йөри башласаң, таш салу ул — акчаны суга салу белән бер!
Күршеләрендәге Апаз авыл җирлегендә бу мәсьәлә ничек куелган? Аларда узган ел халыктан 95 мең 700 сум үзара салым акчасы җыелган. Дәүләт шул сумманы дүрт тапкырга арттырып, субсидия биргән. Апаз авыл җирлеге башлыгы Ринат Ситдыйков менә нәрсә ди:
— Быел бу акчага авыл урамнарын рәтләү каралмады. Шулай да без “Ватан” хуҗалыгы белән бергә Мирҗәм һәм Пөшәңгәрнең 2 километрга якын юлын вак таш җәеп тәртипкә китердек. Тиздән “Ватан” хуҗалыгына зур экскаватор кайтасы, бу авыл урамнары өчен әйбәт булачак. Хәлдән килгәнчә урамнарны карап торабыз.
Үрнәк авыл җирлегенә караган Көтек урамнарына да быел вак таш җәелгән.
— И–и, әйбәт хәзер, — ди Көтектә яшәүче Гөлсөя Билалова. — Казанбаш белән Көтекне тоташтырган асфальт юл да бар әле безнең. Авыл урамнары өчен вак таш та бик әйбәт, яңгырлы көннәрне җиңел машина белән дә йөреп була.
Үрнәк авыл җирлеге башлыгы урынбасары Фәнис Тимашев сүзләренә караганда, авыл урамнарына башта эре таш, аннан вак таш салынган.
— Дәүләтнең халыктан җыелган салымнан 4 тапкыр арттырып субсидия бирүе авыллар өчен бик әйбәт, — дип сөйләде Фәнис Тимашев. — Бу программа алга таба да яшәсен иде. Барысына да юл кирәк, ә менә халыкның үзара салым акчасын бик бирәсе килми.
Бүген инде үзара салым акчасын күбрәк җыю турында сүз алып барырга кирәк. Әнә, күрше районнарда 1әр мең сум үзара салым җыйган авыл җирлекләре бар, ди. Юл кирәк, ә салым акчасын... Акча “жалко!”мы, әллә ышаныч юкмы?! Минемчә, әлегә ышаныч җитеп бетми кебек. Авыл җирлекләренә үзара салым акчасының максатчан файдалануын халыкка ачык итеп җиткерергә кирәк.
Румия Надршина