Чит илдә милкең булса, салым инспекциясенә хәбәр ит

2015 елның 16 октябре, җомга

Чит илдә милкең булса, салым инспекциясенә хәбәр ит

Салым инспекциясеннән редакциягә бер хат килеп төште, дөресрәге, Арчадан Габделфәрт исемле кешенең “2015 елда салым органнарына ирекле рәвештә махсус декларация тапшырып була икән, дип ишеткән идем. Бу нинди декларация һәм кемнәргә кагыла икән?” дигән соравына җавап.

– 2015 елның 8 июнендә кабул ителгән Федераль Закон нигезендә гражданнарның чит илләрдә булган күчемсез милекләре, банктагы акчалары, кыйммәтле кәгазьләре булса, 30 апрельгә кадәр салым инспекциясенә килеп декларация тапшырырга тиеш, – ди Россия Федерациясе салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 5нче районара салым инспекциясе Арча бүлеге өлкән салым инспекторы Лилия Рамазанова.

Безнең Арчада яшәүчеләр арасында да чит илләрдә фатирлары булган берничә кеше турында ишетеп белә идем. Зур урыннарны биләгән, сансыз акчалылар да түгел, гап–гади кешеләр. Сүз шундыйлар турында барадыр, дип уйладым.

– Алар Арчада бик күп икән. Шушы закон турында хәбәр таралганнан соң, сораулар белән кызыксынып килүчеләрне күреп үзебез дә аптырадык. Шуңа газета аша аңлатырга булдык. Аларның исемнәрен без берәүгә дә әйтмибез, хакыбыз да юк. Без аларга шуны гарантиялибез. Шулай ук закон башка төрле гарантия- ләр дә бирә. Бу хакта тулы мәгълүматны белү өчен Россия Федераль салым хезмәтенең сайтына кереп карарга була. Шулай ук декларация тапшыручыларга өстәмә уңайлыклар да тудырылган.

– Ярый, минем Төркиядә фатирым, Швейцария банкында акчам бар, ди. Ни өчен мин үзебездә декларация тутырырга тиеш? Бу фатир өчен икеләтә, ягъни, Төркиядә дә, бездә дә салым түләргә туры килә, дигән сүз түгелме соң?

– Юк, салым инспекциясенә декларация тапшыру – салым түләргә тиеш, дигән сүз түгел. Безнең политика шундый. Милекнең законлы акчаларга алынганлыгын, банктагы акчаның кешенең үзенеке булганлыгын исбатлау өчен кирәк ул. Шул хакта хәбәр бирмәгән өчен безнең илдә штраф салына, хәтта җинаять җавап- лылыгына тартылырга мөмкин. Шуңа уңайсыз хәлдә калмас өчен бу эшне вакытында һәм ирекле рәвештә эшләргә кирәк. Фатир 10 ел элек алынган булса да. Махсус декларацияне салым органнарына физик затлар үзләре тапшырырга мөмкин яки ышанычлы кеше аша җибәрергә була.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International