ГТО ул үзеңә бәя бирү
Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре ГТО нормаларын тапшырды.
Алар йөгерде, ераклыкка сикерде, гер күтәрде һ. б. Ир-атлар арасыннан иң яхшы нәтиҗәләргә юрист Эльмир Мөхәмәтшин иреште. 3 километр араны иң житез йөгереп үтүче ул булды, турникта да иң күп күтәрелүче ул иде, озынлыкка да иң еракка сикерде һ.б. 29 яшьлек Эльмир ГТОны кирәк дип саныймы, ул аннан нинди тәэсир-тойгылар алды икән? Үзе белән сөйләшик әле.
– Мин үзем Кәчедән, – дип сөйләде Эльмир. – Мәктәптә укыганда көрәш белән шөгыльләндем. Хәзер бассейнга йөрим. Өйдә турник бар. Кышын Боз сарае эшли башлагач, элек безне укыткан Мөнир Насыйров, Кәче егетләрен туплап, хоккей уйный башладык. Кышын чаңгыда йөрим. Спортны яратырга безне Мөнир Габделбәрович өйрәтте, рәхмәт. ГТО тапшыру ул үзеңнең физик халәтеңә бәя бирү. Нинди хәлдә син? Бәя биреп кенә калмыйча, организмыңны, сәламәтлегеңне ныгыту өстендә эшли дә башларга кирәк. Җәяү йөри башлыйсыңмы, йөгерәсеңме, тренажерда шөгыльләнәсеңме, чаңгыга басасыңмы – тәвәккәлләргә кирәк.
Хатын-кызлар арасыннан белгеч Энҗе Миннебаева иң җитезләрдән булып чыкты. 1 яшь тә 3 айлык баласы булган Энҗе әлегә спорт белән шөгыльләнергә вакыты юклыгын әйтте. Әмма, иң мөһиме, хәрәкәт. Яшь баласы булган кешегә тик торулар бик тәтеми инде ул. Бәлки Энҗегә дә тыз-быз баласы тирәсендә бөтерелүләр ГТОда уңышларга ирешергә ярдәм иткәндер?!
Румия Саттарова