Ярдәм итүегезне үтенәбез

2015 елның 16 октябре, җомга

Ярдәм итүегезне үтенәбез

Кызыбыз Ләйсән Ситдыйкованың яшь гомерен саклап калырга ярдәм итүчеләргә олы рәхмәтебезне әйтәсебез килә.

2015 ел безнең гаилә өчен бик начар башланды: кызыбыз Ләйсәннең хәле авырайды. Күпсанлы шешләр кызыбызны йөри алмаслык итте, ул ризыгын кабул итә алмады, урын өстенә калды, ябыкты, йоклый алмады.

Авыруны дәвалау чит илдә генә мөмкин икәнлеге ачык- ланды. Гаиләбез көченнән генә була алмаслык бик күп матди чыгымнар кирәк иде. Авырлыкны җиңәргә сез, райондашлар, ярдәм иттегез. Арча радиосындагы үтенечне ишетеп күрше район халкы да бик булышты.

Ләйсәннең яшьтәшләре бар көчләрен куйдылар. Алар Ләйсәндә ышаныч тудырды. Андый мәрхәмәтле балалар тәрбияләгән әти–әниләр алдында баш иябез.

Төркиядә узган авыр операция уңышлы үтте.

Аллага мең шөкер, бүгенге көндә Ләйсән үзе сулый ала, утыра, йомшак ризыкларны ашый, йокысы уңай якка үзгәрде, сөйләшергә тырыша, безнең ярдәм белән йөри ала.

Ләкин Ләйсәннең янәшәсендәгеләр ярдәменнән башка йөрисе килә. Төркия табиблары Ләйсәннең йөреп китүенә ышанып катлаулы операцияне ясарга риза.

Операциягә 64600 доллар, тернәкләндерүгә 27865 доллар кирәк булачак.

Хөрмәтле райондашлар! Мәрхәмәтегездән ташламагыз, булдыра алганча матди ярдәм итүегезне үтенәбез.

Реквизитлар:

Карта сбербанка 4276620025618491 до 04/18 на имя Ситдикова Рамзия.

QIWI кошелек: +79274347186.

р/с в Сбербанке 42307810462000287191 в отделении № 8610/0115 на имя Ситдикова Габдулфата Габдулхаковича.

Алдан ук рәхмәт әйтеп барыгызга сәламәтлек, гаиләгезгә иминлек теләп

Ләйсәннең әти–әнисе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International