“Этномириада” халыкара бәйге–фестивале

2015 елның 16 октябре, җомга

Казанда “Этномириада” халыкара бәйге–фестивале үтте. Анда Арча сәнгать мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясады. Мөнир Мәрдәнов “Традицион вокаль башкару” номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат, Илзирә Сираҗиева дипломант булды. “Милли инструменталь башкару” номинациясендә Айбулат Харисов өченче дәрәҗә лауреат, сәнгать мәктәбе укытучысы Альберт Гайнетдинов дипломант исемен алды. Әлеге конкурс кысаларында халыкара фәнни–практик конференция дә үтте. Анда сәнгать мәктәбе укытучылары Г. Сабирова һәм Н.Дәүләтшина уңышлы чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International