Өлкәннәр ункөнлеген ябу тантанасы булды

2015 елның 16 октябре, җомга

Арча Мәдәният йортында өлкәннәр ункөнлеген ябу тантанасы булды. Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина районда өченче буын университеты булуы, аның базасында дүрт факультет эшләп килүе, шулай ук дәүләт хезмәтләре өчен электрон төстә түләүләр мөмкинлеге турында сөйләде. “Өлкәннәр ункөнлеге ябылу – алар киләчәктә игътибар үзәгеннән читтә кала, дигәнне аңлатмый. Хөкүмәтебез өлкәннәр турында һәрвакыт кайгыр- тачак”, – диде ул. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев бу көннәрдә социаль хезмәткәрләр тарафыннан башкарылган эшләр, үткәрелгән чаралар турында әйтеп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International