Яңа Кенәр мәдәният йортында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рауль Рәхмәтуллин белән очрашу булды. Ул өлкәннәрне бәйрәмнәре белән котлады, республика җитәкчеләренең алар турында туктаусыз кайгыртып торулары, яшәү өчен уңай шартлар тудырулары турында әйтте. Очрашуда халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев катнашты. Соңыннан Арча Мәдәният йорты каршындагы “Җидегән чишмә” Арча халык театры артистлары спектакль куйды.