Кояшлы бер матур көндә

2015 елның 16 октябре, җомга

Кояшлы бер матур көндә

Районда мәктәпкә эшкә велосипедта йөргән ике кешене беләм мин. Аның берсе Кәче мәктәбе физкультура укытучысы Хәйдәр Зәйнуллин, икенчесе – 5нче гимназия педагог-оештыручысы Гүзәл Абдуллина.

Спорт ярышларында алар үз дистанцияләрендә җиңми калмый. Бу юлы да шулай булды.

Кояшлы бер матур көнне район мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең башлангыч профсоюз оешмалары яңа уку елының спорт ярышларын башлап җибәрде, ГТО нормаларын тапшырды. Көзге кросста 40 яшькә кадәрле хатын-кызлар арасында Гүзәл Абдуллина һәм 40 яшьтән югары ир-атлар арасында Хәйдәр Зәйнуллинга тиңнәр булмады.

– 4нче велосипедымны алмаштырдым, – ди Арча станциясеннән 5нче гимназиягә велосипедта эшкә йөрүче Гүзәл Абдуллина. – Велосипедта йөрү – ул иркенгә чыгу, рәхәтлек, хөррият!

– 10 октябрьдә миңа 45 яшь тулды, – дип сөйли Хәйдәр. – Үземне әйбәт хис итәм. Физкультура укытучысы буларак, балалар белән бергә йөгерәм, сикерәм. Үзең йөгерә алмасаң, балаларны ничек йөгерергә өйрәтергә кирәк?!

40 яшьтән югары хатын-кызлар арасында Шурабаштан математика укытучысы Фәридә Абдуллина финишка беренче килде. Аның да туган көне октябрьдә икән. 49 яшь тулачак. Афәрин, әле җилдән җитез йөгерә. Җитезлекнең тамырлары тирәнгә барып тоташкан.

– Безне мәктәптә үк физкультурадан көчле укытучы Илдар Габдрахманов укытты, – диде ул. – Арча педагогия училищесында тагын таләпчән укытучыга эләктек. Бари Каюмович безне бер дә тик тотмады. Хәзер физкультура авылда йорт арасында инде. Профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов та безне спорт ярышларына чакырып, гел хәрәкәттә тота.

Мондый спорт чараларыннан ветеран укытучы Руфия Гәрәева каламы соң инде?! Бу юлы да ул кросс бирүчеләр арасында иде. Дөрес, үзе катнашмады, үзе эшләгән Арчаның 7нче мәктәбе коллективы өчен янып-көеп йөрде. Район данын яклап ул республика спорт ярышларыннан да калмый. Сөенече белән уртаклашты.

– Без республика спорт ярышларында катнашып йөргән 10 пенсионер инде, – диде ул. – Призлы урыннарны алмыйча калган юк. Рәхмәт, быел укытучылар сабантуенда сәхнәгә чакырып хөрмәтләделәр.

Бакча тәрбиячеләре эстафетасында 5нче бакча хезмәткәрләре 1нче урынны алды. Хатын-кызлар һәм ир-атларның катнаш эстафетасында Апаз мәктәбе командасына тиңнәр булмады. Беренче булып финишка килгән математика-информатика укытучысы Рамил Нуриев мәктәптә спортның яхшы куелуы турында сөйләде.

– Арчада Боз сарае булуы бик әйбәт, – диде ул. – Апаздан 20 кеше атна саен күнегүгә шунда йөрибез. Авылда да хоккей мәйданы, махсус хоккей киемнәребез бар. Хоккей, футбол, волейбол буенча активлашып киттек, призлы урыннар алабыз. Альбина Гарипованың – дартс, Гөлсинә Әсхәдуллинаның – волейбол, Марат Заһидуллинның өстәл теннисы буенча уңышлары бар.

…Спорт ярышларын алып баручы Арчаның 7нче мәктәбе физкультура укытучысы Булат Гәрәевка эш каты булды.

Җиңүче мәктәп һәм бакча командалары бүләкләр алып, киләсе очрашуларга кадәр дип, шау-гөр килеп таралышты.

 РумияСаттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International