Үз гаиләм кебек

2015 елның 16 октябре, җомга

Үз гаиләм кебек

Марзыя Низамованы 90 яшьлек юбилее белән котларга килгән җитәкчеләрне Яңа Кенәрдә яшәүче Рәшит Хаҗиев татарларга гына хас булган кунакчыллык белән капка төбенә үк чыгып каршы алды. Киң һәм биек тимер капка, яшеллек эчендә утырган иркен ишегалды, зур йорт, һәр тарафтагы чисталык, пөхтәлек биредә оста куллы, тырыш, булдыклы кешеләр яшәгәнне исбатлый.

Урам як кына түгел, өй эче дә матурлык, тәртип яратучы хуҗабикә кулы тигәнне күрсәтеп тора. Монысы инде хуҗабикә Фәридә ханым биләмәсе. Йорт хуҗасы өйдә кунакларны аның кулына тапшырды. Ә юбилярның урыны иң түрдә, залда иде.

Беренче карашка ук үзләренә карата ихтирам хисе, соклану уятты Фәридә һәм Рәшит Хаҗиевлар. Якты, күркәм кешеләр. Аралашырга да рәхәт. Ялгышмаганбыз. Тырыш, булган гына түгел, мәрхәмәтле, шәфкатьлеләр дә булып чыкты алар. Үз әти–әниләрен дә карарга теләмәүчеләр турында ишетеп, күреп, белеп торабыз. Ә бу изге затлар өлкән яшьтәге туганнарын үз канатлары астына алган.

– Минем әтием Зәкәриянең бертуганы ул. Ирем: “Бер ялгызы анда ятмасын. Олы кешегә тәрбия кирәк”, – дип, Марзыя апаны үзебезгә алырга кирәклеген әйтте. Киңәшләштек тә алып кайттык. Биш ел булды инде, – ди Фәридә ханым.

– Аллага шөкер, оҗмахта яшим. Кайберәүләрнең үз балалары да болай тәрбияләми. Тамагым тук, өстем чиста. Үземә аерым бүлмә. Тел-теш тидермиләр. Кадер-хөрмәт күрсәтәләр. Балалары Алсу, Гүзәл, Рамил дә мине үз итәләр. Рәхмәттән башка бер сүзем юк аларга, – дип рәхмәтен белдерә Марзыя апа.

Марзыя Низамова тумышы белән Яңа Кенәрдән. Әтисе дә, әнисе дә яшьли вафат була. Энесе Зәкәрия аның бердәнбер терәге. “Күптән түгел генә аны да 85 яшендә мәңгелек йортка озаттык. Урыны оҗмахта булсын. Гомер буе бер–беребез белән аралашып яшәдек. Хәзер менә балалары миһер-шәфкать күрсәтә”, – ди тыл һәм хезмәт ветераны.

Яңа Кенәр мәктәбендә 7 сыйныф тәмамлый кыз. Сугыш вакытында колхозда эшли, тракторына да утыра, ат та җигә, урман кисә. Ачлык, ялангачлык аларны да читләтеп үтми. Аннан мәктәптә бишлегә генә укуын, бик башлы бала булуын исәпкә алып, фермага учетчик итеп куялар. Сугыштан соң саклык банкына алалар.

– Тик авылда эшләгән өчен акча бирмиләр. 1955 елны Казанга киттем һәм итек басу фабрикасына эшкә кердем. Анда мин лаеклы ялга чыкканчы эшләдем. Бер бүлмәле фатир алдым, – ди Марзыя апа. – Гаиләм булмады. Кая, без яшь чакта егетләре дә юк иде бит. Сугыштан кайтмадылар. Ошамаганнарына чыгасы килмәде. Дөрес, өч балалы бер ир белән бераз яшәп алдык. Тик балаларын кеше итеп үстерә алуыма ышанып бетә алмадым. Аерылыштык. Шулай гомерем буе ялгызым яшәдем.

Әле, сөбханалла, 90 яшьне бирерлек түгел аңа. “Гәҗитләрне укып бара, әллә ничә төрлене алдыра. Законнарны белә, сәясәт белән кызыксына, фикер йөртә, – ди Фәридә Хаҗиева.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International