Яшь әле мин, яшь
Ветераннар концертына баруыма сөенеп бетә алмадым. Аларның йөз-кыяфәтен, костюмнарын, үз-үзләрен тотышларын, чыгышларын сөйләп бетерерлек түгел – моны күрергә кирәк.
“Әйләнә карусель, әйләнә” көенә ап-актан киенгән ике пар вальска чыкты, эх, аларга кушылып, вальс әйләнәсе, бөтереләсе килә! Янымда утырганнар: “Хореограф Венер Хисамиевны таныйбыз, Питомник клубы мөдире Нәсимә Гарифуллина, Арча Сабантуенда багана башына йөгереп менүче Илфат Әскәров та таныш, дүртенчесе кем соң?” – дип пышылдаштылар. Дүртенчесе, зифа буйлысы – Пенсия фондында эшләп ялга чыккан Ләлә Шиһапова иде.
– Бию түгәрәге турында ветераннар советы җыелышында ишеттем, – дип сөйләде соңыннан Ләлә ханым. – Сәнгать мәктәбендә ветераннар белән Венер Хисамиев шөгыльләнә. Шунда йөри башладым. Барасы килеп тора. Биергә яратам.
Сәхнәгә кояштай балкып “Рус җыры” халык вокаль ансамбле чыкты. “Яшь әле мин, яшь” җырын башкарганда тыпырдап биеп китәселәр килде. Җитәкчеләре Фирая Батыршина алар турында яратып сөйли:
– Берсенә әйтсәң, хәзер җые- лышып килеп җитә алар. Надежда Калуева үзе генә дә ни тора! Опера театрларында җырлатырлык җырчы.
Мөрәледән Халидә Газизованы да: “Зур артист булырлык җырчы?” – дип тыңладык. Соңыннан мин аннан:
– Нишләп артист булмадыгыз? – дип сорадым.
– Бу сорауны миңа күпләр бирә, – диде ул. – Артистлыкка барырга уйланылмаган. Пенсиягә мәдәният йорты директоры булып эшләп чыктым. Әти һәм әни ягыннан барыбыз да җырлыйбыз. Әни Әлфия Җәләлиева (93нче яше белән бара) бигрәк тә моңлы җырлый. Элек җырны бер тыңлаудан көен дә, сүзләрен дә отып кала идем.
Шура авылыннан Рәмзия Гайфуллинага да “Ничек шәп җырлый!” – дип сокланып утырдык. Әле ул гармунда да уйный.
Хатын-кыз һәм ир-ат гармунчыларның басып гармун уйнаулары матур бер күренеш булды. 76 яшьлек Сөмәя Җиһаншина, 75 яшьлек Әнәс Гыйләҗиев, 75 яшьлек Вәлиулла Гатауллин, 75 яшьлек Данил Рәхимбаев... – тәэсирләнеп тыңладык.
“Кишет әбиләре” (авторы Гөлназ Гарифҗанова) шаян сәхнә күренешендә теле телгә йокмаган Зөлфия Әхмәтгалие- вадан (Яңа Кишет мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе):
– Сез тормышта да шундый кызу, тырр-тыррмы? – дип сорыйм.
– Әйе, – дип көлә ул.
“Чишмә”, “Яшь йөрәкләр” вокаль ансамбльләре, “Кашыкчылар” ансамбле коллективлары көннән-көн остара бара.
Һәр чыгышка тукталасы килә. Әмма сүзне озакка җибәреп ялыктыруым бар. Хөрмәтле ветераннар, безне искә алмагансыз дип, зинһар, үпкәли күрмәгез, рәхмәт, һәркайсыгыз менә дигән ял кичәсе бүләк итте. Артистка иң мөһиме газетада түгел, ә тамашачы алдына чыгу.
Румия Надршина