10 октябрьдә “Арча” спорт комплексында “Арча КСМы” ширкәте кубогына волейбол буенча ярышлар үткәрелде. Бәйгене районның волейбол федерациясе (җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев) оештырды.
Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев спортчыларга уңышлар теләде.
Кызыклы уеннардан соң җиңүчеләр ачыкланды. Арча шәһәренең ветераннар командасы беренчелекне яулады. Айван егетләре икенче, Яңа Кенәрлеләр өченче урында.