Шахмат уйнаган җирдә Мәхмүт бар
Район шахматчылары дигәч, иң беренче булып Мәхмүт Ногманов күз алдына килә. Аны шахмат тактасы артында күрә башлаганга бик күп еллар икән инде.
— Арчада 45 ел яшим, шул вакыт эчендә 56 призлы урын яуладым, — ди ул.
Менә әлеге сөйләшү дә уен белән бергә бара. Очрашуның сәбәбе дә бар — 18 октябрьдә районның оста шахматчыларының берсе булган Мәхмүт Әсәт улына 70 яшь тула. Мин үзем дә бу уенны бик яратам, шуны истә тотыптыр “Ладья” шахмат клубы җитәкчесе Әмир Шәяхмәтов бер партия уйнап алыгыз инде, дип тәкъдим итте.
Юбилярыбызда ак фигуралар — беренче йөреш — аныкы. Атны алга чыгарып куйды бу.
— Ни өчен ат белән йөрдегез? — дим.
— Көндәшем менә бу пешка белән йөри алмасын өчен.
Сораулар биреп аның планнарын бераз бутамакчы булам. Әмма “дошман гаскәре” һөҗүм артыннан һөҗүм ясый һәм:
— Строев (элекке Федерация советы рәисе) җиде йөрешне алдан исәпли алмаган кеше депутат була алмый дип әйтә иде, — дип, минем мәкерле ниятне чәлпәрәмә китерә.
— Шахмат Сезнең өчен нәрсә ул? — дим.
— Иң мөһиме — башны эшләтә. Ул мине гомерем буе озата барды. Уйнарга өйрәнгәндә миңа 9 яшьләр булгандыр. Без ул вакытта Украинада яши идек. Күрше поляк малае өйрәтте, аңа әтисе өйрәткән булган. Аларның өйләре иркен, шуларда көннәр буе уйный идек. Ә шашка уйнарга әтидән өйрәндем. Кәтүкне урталай бүлеп буйыйбыз. Башта әти җиңә иде, рәтен белеп алгач, мин оттырмый башладым.
Әтисе Әсәт Урта Аты, әнисе Хәдичә Утар Аты авылыннан. 1940 елда алар “вербоваться” ителеп, 5 елга Сахалинга Оха шәһәренә китәләр. Сугыш беткән елны әтисен эше буенча Украинага күчерәләр. Хабаровск шәһәренә кадәр пароход белән баралар. Әнисе Мәхмүтне менә шул шәһәрдә таба. Тәртипләр кырыс вакыт, бер атнадан поездга утырып юлга чыгалар.
— Әти паровозга барып җылы су ала торган булган, әни чиләккә тыгып мине юындырган, поезд белән бер айдан артык барганбыз.
1959 елда Урта Атыга төп йортка кайтып урнашалар. Мәхмүт мәктәпне тәмамлагач Үрнәктә укый, колхозда тракторда, комбайнда эшли.
Аннан соң өч ел армия, Польша, Чехословакиядә хезмәт итә. Шунда шахмат буенча үткәрелгән турнирларда катнаша. Полкта беренче урынны ала, дивизия ярышларында да сынатмый.
Арчага килеп урнашкач яулаган җиңүләре турында әйткән идем инде.
— Бик күпләрне шахмат уйнарга өйрәтте ул, — ди Әмир Шәяхмәтов. — Аның хөрмәтенә турнир да уздырабыз әле.
Мәхмүт Әсәт улын юбилее белән котлап, нык сәламәтлек, турнирларда яңа җиңүләр телибез!
Ильяс Фәттахов